Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның яшь тамашачылары уйландыра да, елата да торган татарча кино карады

Олы Кайбыч мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен язучы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” пьесасы буенча төшерелгән “Инсаф” фильмы күрсәтелде. Әлеге кинода уйнаган Татарстанның халык артисты Илфат Камлиев, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева, фильмның төп геройлары – мәктәп укучысы Инсаф Хидиятуллин белән Илүсә Кәлимуллина да кайткан иде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, балалар фильмны яратып караган, анда уйнаган артистларның үзләрен күрү җылы тәэсирләр калдырган.

“Шәһри Казан” газетасы журналисты Эльвира Мозаффарова бу спектакль турындагы “Әни кеше генә сөя дә, төя дә” дигән мәкаләсендә бу әсәр турында болай дип яза:
“Эчтәлеккә килгәндә, фильм мәктәп укучысы Инсафның монологы белән башланып китә. Вакыйгалар Югары Ослан районының Бакчасарай авылында бара. Инсаф – гади генә авыл малае, әтисез үсә, шук сыйныфташлары моны гел исенә төшереп торалар, егеткә еш кына, үзен яклап, алар белән дөмбәсләшергә туры килә. Нәтиҗәдә, укытучысы Инсафтан зарлана, әнисе Минзифа апага баланы интернатка урнаштырырга да тәкъдим итә. Минзифа апа кырыс, шул ук вакытта Инсафны өзелеп ярата. Чынлыкта малай сугыш чукмары түгел, тырыш, эш рәтен белгән, тәрбияле, ярдәмчел буларак сурәтләнә: иптәш малаена машинасын төзәтергә дә булыша ул, акчасы югалган кызга да ярдәм итә. Егетнең тагын бер шөгыле – компьютерда оста эшли. Кыскасы, берсендә ул лотереяда 5 миллион сумнан артык акча ота. Менә шуннан башлана да инде вакыйгалар. Акча откач, малайның чын әнисе табыла, хәтта ике әтисе барлыкка килә. Баксаң, Инсафның чын әнисе Минзифа апаның сеңлесе Дилфүзә икән. Ул ата ялганчы Кирамнан балага узган, аннары улын апасына ташлап, шәһәргә китеп барган. Хәзер бер профессор белән гаилә корган. Алар Инсафның әти-әнисе булырга риза. Малайга «Лексус» машинасы, бай тормыш, матур кием-салым вәгъдә итәләр. Бер мизгелгә Инсаф «мин дә мондый тормышка лаек бит» дип ризалашырга да уйлый, әмма вакыйгалар башка борылыш ала. Малайның чын әтисе табыла. Аферист – Кирам. Аңа да әлеге дә баягы малай түгел, аның акчалары кирәк. Чын дөреслек ачыла. Инсаф, бар туганнарын җыеп, шарт куя. Аңа әтинең дә, әнинең дә бергә булуы кирәк. Һәм, барысына да таяк биреп, үзенә сугарга куша. Дилфүзә, профессорын ташлап, күрәлмаган Кирамга кияүгә чыгарга да ризалаша хәтта, тик балага берсе дә сукмый. Бары Минзифа апа гына улына авырттырырга курка-курка яратып суга. «Әни кеше генә сөя дә, төя дә», – диелә фильмда. Кыскасы, барысы да яхшы тәмамлана, Инсаф үстергән әнисе янында кала, Минзифа апа озак еллар үзенә күз атып йөргән Әбүбәкер абый белән кавыша. Акчаның бер өлешен – авыру бер чит баланы дәвалауга, ә калганын йортны төзекләндерүгә тотачаклар.Төп фикер – бары үз көчең белән эшләп алган байлык кына бәрәкәтле була”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев