Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның яшьләр лидеры бүләкләнде

Татарстан «Яшьләр гвардия»се оешмасы тарафыннан үткәрелгән “Кырым күпере” патриотик форумында яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина катнашты.

Татарстан белән Кырым арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр сәясәте өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү максатындагы бу форумда уртак проектларны тормышка ашыру хакында сүз алып бардылар.
Зөһрә Лотфуллина республика Яшьләр гвардиясенең Кайбычтагы бүлеге белән дә җитәкчелек итә. Җирле бүлекләрнең эшчәнлегенә багышланган республика киңәшмәсендә аны Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр. Анда гвардиянең агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, 2020 елга яңа бурычлар билгеләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев