Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде

Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.

– ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Президент дәрәҗәсендә телләр мәсьәләсенә, халык лар дуслыгына шулкадәр зур игътибар бирелә икән, без дә моннан калыша алмыйбыз. Ул бит карарларны халык теләген күздә тотып кабул итә, - диде Альберт Илгизәрович.-Кайбычта да алдагы ел Туган тел елы булачак. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе булуы да шатландыра. Чөнки ул татар теленең бөтен тәмен белеп сөйләшә, барыбызга да үрнәк. Комиссия рәисе булып сайланган кыска гына вакыт эчендә ул бик күп очрашулар үткәрде. Апас һәм Тәтештә узган очрашуда шәхсән үзем һәм бездән делегация катнашты. Туган телләрне саклау һәм бердәмлек елында Кайбычта да максатчан эш алып барылачак. Күпмилләтле халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклау– төп бурычыбыз. Без гасырлардан килүче кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш. Авыл яшәсә, аның теле дә, гореф-гадәтләре дә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X