Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл җирлекләре рейтингы билгеләнде: кем алда, кем артта?

Авыл җирлекләренең тугыз айдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Бу хакта чираттагы планеркада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

Бу юлы да, икенче кварталдагы кебек үк, беренче урынга Кошман авыл җирлеге чыкты. Чүти авыл җирлеге дә икенче урынны үзеннән ычкындырмый. Ә өченче урынга Надеждино һәм Мәлки авыл җирлекләре чык¬ты, баллары бертигез. Аларның беренчесе икенче кварталда бишенче урында булса, мәлкилеләр дүртенче урында иде. Багай һәм Олы Кайбыч авыл җирлекләре дә күрсәткечләрен яхшырт¬кан, алар бер баскычка булса да югарыга күтәрелгән. Федоровскоелылар 12 нче урыннан 7 нче урынга чыккан. Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Борындык җирлекләре, киресенчә, аскарак төшкән. Олы Подберезье һәм Мөрәле җирлекләре тотрыклы рәвештә 13-14 нче урында тора.
Авыл җирлекләре эшчәнлегенә төп бәя шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең баш саны һәм дәүләткә сөт тапшыру күрсәткеченә карап куела. Авылда яшәүчеләр тугыз айда дәүләткә 5187 центнер сөт саткан һәм шуның иң зур өлеше, 988 центнеры, Чүти җирлегенә туры килә. Федоровское, Колаңгы, Мөрәледә бу күрсәткеч бик түбән. Әлеге күрсәткеч халыкның эшлекле активлыгының ни дәрәҗәдә булуы һәм гаилә бюджетын тулыландыру өчен өстәмә акча эшләргә омтылышлары турында сөйли. Чүти, Надеждино, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Багай, Мәлки җирлекләрендә яшәүчеләр терлекләр, аерым алганда, сыерларны күп асрый һәм алар беренче биш-лектә тора.
Рейтингны билгеләгәндә, халыкның үзмәшгульлеге исәпкә алынган. 1 октябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Олы Кайбыч авыл җирлегендә – 26, Кошман, Олы Подберезьеда унар кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.Шул ук вакытта Багайда, Надеждинода – берәр, Кече Мәме җирлегендә ике генә кеше үз эшен ачып җибәргән. Демографик хәл дә кискен булып кала. Үлем күрсәткече арта, туучылар саны, киресенчә, аз. Бу елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 171 кеше вафат булса, 81 бала гына дөньяга килгән. Үлем очраклары Олы Кайбыч (26 кеше), Борындык (18), Ябалак (17), Олы Подберезье (15) җирлекләрендә югары. Борындыкта бер бала да тумаган, биш авыл җирлегендә бу күрсәткеч бер-ике генә.
Йорт төзелешенә килгәндә, Чүти, Кошман, Мәлки, Олы Кайбыч, Федоровское җирлекләре – беренче биш¬лектә. Районда өченче кварталда барлыгы 3552 квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылган. Надеждино, Багай, Олы Урсак, Борындык, Мөрәле җирлекләрендә бу хактагы графа буш тора.
Спорт ягыннан активлыкта Чүти, Кече Мәме, Мәлки җирлекләренә тиңнәр юк. Борындык, Олы Подберезье, Колаңгы, Мөрәледә бу юнәлештәге эшчәнлекне яхшыртасы бар әле.
Рейтингны билгеләгәндә, финанс өлкәсенә дә зур игътибар бирелә. Авыл җирлекләре буенча бюджет планы 78 процентка үтәлгән. Бу күрсәткеч Федоровское (101 процент), Мәлки (96), Надеждино (91) җирлекләрендә яхшы. Салымнарны үзвакытында түләргә кирәклеге турында барыбыз да яхшы белә. Әмма район буенча 493,3 мең сум күләмендә җыелмаган салым бар әле. Олы Подберезье, Олы Урсак, Ульянково җирлекләрендә физик затлардан җир һәм милек салымы җыю сүлпән бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев