Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана

18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.

Быел, башка еллардан аермалы буларак, ул бер көнне ике җирлектә уза. Җыенга килүчеләргә куелган төп таләп – битлектән булу.
Ел дәвамында башкарылачак эшләрне билгеләүче бу җыеннар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, Пенсия фонды, сырхауханә, социаль яклау бүлеге, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, почта, электр элемтәсе узелы, редакция һәм башка оешмалар җитәкчеләре катнашында уза. Алар авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирә.  
Җыен  18 гыйнварда Мөрәледә 12.00 сәгатьтә, Ябалакта 14.00 сәгатьтә башлана.
19 гыйнварда Олы Урсакта 12.00 сәгатьтә, Кошманда 14.00 сәгатьтә уза.
20 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Иске Чәчкабта, 14.00 сәгатьтә Олы Подберезьеда була.
21 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Иске Тәрбиттә, 14.00 сәгатьтә Хуҗа Хәсәндә үтә.
22 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Надеждинода, 14.00 сәгатьтә Ульянковода була.
23 гыйнварда Багайда 12.00 сәгатьтә.
25 гыйнварда Мәлкидә 12.00 сәгатьтә, Чүтидә 14.00 сәгатьтә.
26 гыйнварда Колаңгыда 12.00 сәгатьтә, Федоровскоеда 14.00 сәгатьтә.
27 гыйнварда Кече Мәмедә 12.00 сәгатьтә, Борындыкта 14.00 сәгатьтә.
28 гыйнварда Олы Кайбычта 12.00 сәгатьтә уза.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X