Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл исемнәре, оешма-предприятиеләрдәге элмә такталарның дөреслеген тикшерәләр

Көннәрдән бер көнне безнең районда хаталы язылган элмә такталар бер дә калмас дип ышанасы килә.

Чөнки моңа каршы катгый көрәш башланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда Татарстанда дәүләт телләре – татар һәм рус телләренең тулысынча үтәлүен таләп итә.
Элмә такталардагы хаталар берәүне дә бизәми, шуңа да бу безнең Кайбычка ят әйбер булырга тиеш. Паспортта, башка документларда җибәрелгән бер генә хәреф хатасының да күпме күңелсезлекләр тудыруын барыбыз да белә. Аны төзәтмичә торып, безгә бик күп каршылыкларга очрарга туры килә. Элмә такталар белән дә шулай. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстанда 2014-2020 елларга дәүләт программасы да барлык элмә такталарның, авыл, урам исемнәренең, реклама һәм башкаларның ике телдә язылуын таләп итә. Район башлыгы урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Кайбычтагы җитәкчесе Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Гөлчәчәк Гафиятуллина, башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге тәрҗемәчесе Алинә Батанова, бу законның үтәлешен тикшерү максатында, рейдлар үткәрә башлады. Район үзәгендәге уннан артык оешманың элмә такталарын карап чыктык һәм аларның бөтенесендә дә диярлек хаталар булуы ачыкланды. Район почта элемтәсе узелы, икмәк пешерү комбинаты кибете, челтәр-пәрдәләр тегү ательесы, «Рәйхан” кафесы, балалар сәнгать мәктәбе, дәүләт янгын сүндерү часте, санэпидемстанция, җәзаларны үтәтү инспекциясе, полиция бүлеге, саклык банкы, “Югория” иминиятләштерү агентлыгының элмә такталарында я хәреф хаталары бар, яки элмә тактадагы мәгълүматлар русча гына бирелгән. Сез аларның фотолары белән газетабызның сайтында таныша аласыз. Оешма җитәкчеләре, кайсының урынбасарларына ул хаталар күрсәтелде һәм тиз арада дөрес элмә такта бурычы куелды. Такси хезмәте турындагы реклама да рус телендә генә бирелгән. Кибетләрдә дә “Магазин” дип кенә язылган. Ә татарчасы кая?
– Улица “Солнечный бульвар”, “Кояшлы бульвар» урамыдипязалар. Бульвар ничекурамбулаалсыниндеул. Буочрактаурамсүзенбөтенләйкулланмаскакирәк. Хаталарныңкүпбулуыкүңелнетырнап тора. Шуңа да тизарада район үзәгендәге, авылҗирлекләрендәгебарлыкоешмалардагыэлмәтакталарныкарапчыгаргаһәмдөресләргәкирәк. Грамматик хаталаркитмәсенөченбашкарма комитет тәрҗемәчесенәһәм редакция журналистларынамөрәҗәгатьитәаласыз. Балаларсәнгатьмәктәбендә Татарстан сүзедәдөресязылмаган (Татартстан), хәтта. Без Татарстандагыдәүләттелләренеңгамәләдәбулуынһәрдаимконтрольләпторачакбыз. Хаталар бар икән, улшулоешмадаэшләүчеләргәоятбулыргатиеш, – дидеРәмисХәялиев.
Хөрмәтлеукучыларыбыз! Бәлкисезнеңтирәлектәдәхаталыэлмәтакталарыбардыр. Аларныңфотоларынтөшереп, редакциягәҗибәрегез. Иң актив укучыныбүләк–  «Кайбычтаңнары» логотибытөшерелгәнсәгатькөтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев