Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә

Бүген Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында барлык авыллардан да килгән инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләнде.

Балаларны, аларның әниләрен бәйрәм белән котлап район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова тәбрикләде.
- 2019 ел да үзенең куанычлары, кем өчендер кайгылары белән тарихка кереп бара. 2020 ел барыбызга да бары шатлык- куанычлар, муллык, сәламәтлек, бәхетле тормыш алып килсен. Сезне барыгызны да әлеге бәйрәмдә күрүемә бик шатмын. Кыш бабай, Кар кызы, спонсорларыбыз сезгә күп итеп бүләкләр алып килгәннәр, рәхмәт аларга. Сезнең йөзләрегездәге елмаю беркайчан да сүрелмәсен, авырлыклар артта калсын. Сезгә һәм якыннарыгызга яңа елда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык- куанычлар, муллык, бәхетле тормыш телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, - диде Альберт Илгизәр улы.
Балалар Кыш бабай белән Кар кызына үз һөнәрләрен күрсәтеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
“Наз” фонды ел саен безнең балаларга бүләкләрен өләшә, алар быел да бик күп бүләкләр белән килдгәннәр. Фонд президенты Нурания Сәйфетдинова Кыш бабайга хат язган балаларга алар теләгән бүләкләрне таратты, әниләренә матур- матур гөлләр тапшырды.
Кайбыч балаларын котларга шулай ук, Светлана Изенбаева фондында эшләүче якташыбыз, кайбычлыларга Амалиянең әнисе буларак таныш булган Резеда Шуралева да бик күп бүләкләр белән кайткан.
Бу көнне балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар. Соңыннан район социаль бүлеге хезмәткәрләре лоторея уйнаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев