Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде

Район башкарма комитеты җитәкчесенең исеме билгеле булды.

Район Советы депутатлары бертавыштан Алексей Макаров кандидатурасына тавыш бирделәр.
Муниципаль вәкаләтле органнарга сайлаулар узганнан соң, башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясе 16 октябрь көнне әлеге мәсьәләне карады. Комиссия составында аның рәисе, Ябалак авыл Советы депутаты Сергей Лазарев, рәис урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, комиссия әгъзалары – Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов, Хуҗа Хәсән җирлегеннән сайланган депутат, “Гөбенә” агрофирмасы директоры Валерий Поляков һәм комиссия секретаре, районның баш редакторы Луиза Сөнгатуллина бар иде. Утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Сергей Лазарев әлеге кандидатурага моңа кадәр шушы вазифада эшләгән Алексей Макаров һәм башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Булат Сәлахов дәгъва итүен белдерде. Бу кандидатуралар район Советы утырышында карарга тәкъдим ителде.
Район Советының чираттагы икенче утырышы да шушы көнне узды. Депутатлар башкарма комитет җитәкчесе вазифасына Алексей Макаровны билгелүгә риза булуларын белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аның эшлекле якларына тукталды, тирән белемле, тәҗрибәле булуына басым ясады. Алексей Макаров киләчәктә дә Кайбыч районы халкы файдасына җаваплылык тоеп эшләячәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев