Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта бу сезонда 5965 кешегә прививка ясау планлаштырыла

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Аның барышы турында ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен видеорежимда үткән киңәшмәдә сөйләделәр.

Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин булган кискен йогышлы авыру. Табиблар аннан саклану чараларын вакытында күрергә киңәш итә. Узган сезонда Татарстан халкының 41, 5 процентына гриппка каршы прививка ясалган. Быел әлеге санны 45 процентка җиткерергә уйлыйлар. Бу 2 миллионга якын кеше дигән сүз. Республикага 370 мең доза вакцина кайткан инде. 
– Безнең бурыч – риск төркеменә керүчеләргә сентябрь ахырына кадәр прививка ясау. Бушлай вакцина балалар, студентлар, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башка категория гражданнарына ясала. Эре предприя­тие һәм оешма җитәкчеләре үз хезмәткәрләренә прививка ясатуны кайгыртырга тиеш, – диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. 
Сәламәт кешегә ясалган очракта гына прививканың ярдәме булачак. Сау-сәламәт кешенең иммунитеты ике атна эчендә формалаша, ә саулыгы какшаган кешегә моның өчен бер ай һәм аннан да күбрәк вакыт кирәк. 
Прививка грипптан саклый, ләкин моның өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү зарур. Витаминнарга бай ризыклар белән тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, халык күп булган урыннарда йөрмәскә, кулларны сабынлап юарга, бүлмәне дымлы чүпрәк белән җыештырырга, күбрәк җилләтергә кирәк. 
Район үзәк сырхауханәсе табиб эпидемиологы Сәлидә Закирова хәбәр иткәнчә, Кайбычта бу сезонда 5965 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Хәзерге вакытта 2597 доза вакцина кайткан. Аларның 95 проценты файдаланылган, ягъни 2468 кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Аларның 1707се – олылар, шул исәптән 302се – мәгариф хезмәткәрләре, 135е – медиклар, 648е – 60 яшьтән узган һәм риск төркеменә керүче башка категория гражданнар. Вакцинаны 761 бала алган. 
Медиклар әйтүенчә, әлегә предприятие хисабыннан прививка ясатучылар юк. Узган елны әлеге мәсьәләгә энергетиклар, газ хезмәтендә эшләүчеләр һәм башкалар зур игътибар биргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев