Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Булгария” теплоходы фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

Һәр елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булган райондашларыбызны искә алалар. Алар туганнары, дуслары, классташлары күңелендә мәңге сакланачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Ләйсән Фәррахова, Мәлки авыл җирлеге секретаре Альбина Шпакова белән бергә башта Мәлкидә яшәүче Серафима Рябчикова янына бардылар. Ул “Булгария” фаҗигасендә улы Сергей белән килене Иринаны югалт кан. Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев белән бергә Зоя Максимова, Людмила һәм Петр Башуриннар гаиләләрендә булдылар, район башлыгы исеменнән кайгыларын уртаклаштылар, күчтәнәчләрен тапшырдылар. “Бу фаҗига безне кара кайгыларга салды.Наташабыз карынындагы сабые белән бергә мәңгелеккә китте. Аның юклыгына күңел ышанмый.“Әни, Идел аша чыгабыз, суда телефон тотмый, Казанга кайткач шалтыратам”, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый. Кайгыбызны уртаклашырга килүчеләрнең барысына да рәхмәт”, – диде Людмила Петровна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев