Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта өченче балаларын алып кайткан гаиләләргә коляска бүләк итәләр

Федоровское авылында яшәүче Гыйләҗевлар гаиләсенә бала коляскасы бүләк иттеләр.Аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова район башлыгы исеменнән тапшырды.

Балалар турында кайгырту –җитәкчелекнең иң өстенлекле бурычларының берсе. Яшь буын турында кайгыртып, без кече Ватаныбызның киләчәген билгелибез. Коронавируска бәйле рәвештә авырлыклар килеп чыккач, хөкүмәт  гаиләле балаларга өстәмә акчалата ярдәм итте. Кайбычлылар район ярдәменә дә таяна ала. Быел бездә Демография елы игълан ителгәч, бала алып кайтучы гаиләләргә кызыксындыру чаралары билгеләнде. Беренче һәм икенче бала туса, биш мең сум, өченче балага  – коляска, дүртенче һәм аннан соң туган бала өчен 20 мең сумлык сертификатлар тапшырыла.
ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева сүзләренә караганда, бу яртыеллыкта районда 39 сабый дөньяга килгән. Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән бишкә күбрәк. Аларның 26сы – малай, 13е – кызлар. Биш мең сум акча 20 гаиләгә, коляска – ун, 20 мең сумлык сертификат 9 гаиләгә тапшырылган инде.
Ямьле язда өченче улын тапкан Альбина Гыйләҗева да бәхетлеләр арасында. Федоровскоедагы янгын сүндерү депосында эшләүче тормыш иптәше Рәифкә  бу көн икеләтә шатлыкка әйләнгән. Улы – Булаты туа, өстәвенә, 30 апрель – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме дә. Өченче уллары тугач, алар күп балалы гаиләгә әйләнә. Камилләре икенче классны тәмамлаган, Рамазанга әле дүрт кенә яшь, ул балалар бакчасына йөри.
– Демография елында шундый ярдәм чаралары уйлап тапканы өчен без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтлебез. Татарстан һәм Россия җитәкчелеге балалы гаиләләрне яклауга зур игътибар бирә, – диде Альбина Фиратовна. – Ике улыбыз үскән коляскабыз бар иде, әмма монысы тагын да кадерлерәк. Зур рәхмәт! Ирем әйткәнчә, хәзер Булатның үз «иномарка»сы бар.
Альбина белән Рәиф алты ел элек өйләнешкән. Әле шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ире хатынына ул яраткан чәчәкләр – бер кочак ромашка күтәреп кайткан. «Ул безне бик ярата, игътибарлы, бүләкләр белән шатландыра. Язның беренче чәчәкләре – умырзаялар, шомырт чәчәкләре дә бүләк итә, балалар өчен үлеп тора.
– Улларыгызга нинди теләкләр телисез?
– Сәламәт, бәхетле булсыннар, бу катлаулы дөньяда югалып калмасыннар, безнең кебек бәхетле яшәсеннәр иде. Хәзер яшьләргә юл ачык. Дәүләт ярдәме белән өй төзергә дә була, – ди яшь ана.
Ул үзе дә әле Рәифкә кияүгә чыкканчы ук өй төзи башлаган. Улы белән икесенә исәпләп, акча бүлеп бирелгән, аңа үз акчасын да өстәгән. Йортны Рәиф белән бергә төзеп бетерәләр.
Гыйләҗевларның бәхетенә күз генә тия күрмәсен. Нәсел дәвамчылары – улларының шатлыклы авазларына күмелгән бу йорттан елмаю беркайчан да китмәсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев