Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Донор көне уза

25 сентябрьдә район үзәк сырхауханәсендә 9.00- 14.00 сәгатьтә Донор көне уза. Кайбыч районында “Россиянең мактаулы доноры” исемен йөртүче биш кеше, “СССРның мактаулы доноры” күкрәк билгесенә лаек булган ике кеше яши. Ул күп тапкырлар кан тапшырган донорларга бирелә.

Донорлык шәфкатьлелек, чит кеше сәламәтлегенә битараф булмауны ачык чагылдыра. Авыру, бәлагә юлыккан кешегә яшәүгә өмет бүләк итү – бу бик гуманлы адым. Кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итә. Кан алырга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы килә. Сәламәтлеге белән җитди проблемалары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше донор була ала.  Шулай да алдан табибыгыз белән киңәшләшеп алыгыз.Кан биргән көнне, шулай ук медицина тикшерүе узганда, хезмәткәр, кайда эшләвенә карамастан, эштән азат ителә, аңа бу көннәр өчен хезмәт хакы түләнә. Җитәкчелек белән килешү нигезендә бу көнне эшкә чыкса, ул ялны башка көнне алу мөмкинлегенә ия, шулай ук уртача хезмәт хакы саклана. Канны чираттагы ял (отпуск) вакытында тапшырса да, өстәмә ял көне карала, ә хезмәт хакы икеләтә (аннан кимрәк түгел) түләнергә тиеш. Кан тапшырган көннән соң, өстәмә ял көне бирелә, уртача хезмәт хакы саклана. Әлеге ялны чираттагы ял вакытына кушарга, яки ел дәвамында башка вакытта алырга мөмкин.
Кан тапшырган көнне донорны бушлай ашаталар, яки аңа 706 сум күләмендә акчалата компенсация бирелә.
Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга “Россиянең мактаулы доноры” дигән күкрәк билгесе тапшыралар. Аларга ел саен 12 мең сум күләмендә акча түләнә, башка социаль чаралар да каралган.
Кан бирергә килгәндә паспортыгызны алып килергә онытмагыз. Кан бирәсе көн алдыннан майлы, тозлы ризыклар ашамаска, исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра эчмәскә киңәш ителә. Аспирин, анальгин һәм составында шулар булган даруларны да кан биргәнчегә кадәр 72 сәгать дәвамында кулланмагыз. Кан бирергә бер сәгать кала тәмәке тартмагыз. Баллы чәй, сохари, печенье, җиләк-җимеш куллансагыз ярый. Туйганчы йоклау да мөһим.
Донорлар сафына басып, игелекле гамәл кылырга теләүчеләр мактау сүзләренә лаек.Кан бирү иртәнге сәгать 9.00да башлана.

Вячеслав МУРЗАЕВ,
үзәк сырхауханәнең врач- трансфузиологы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев