Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта дүшәмбедән парламент дәресләре башлана

15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан - уртак йортыбыз.

Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре уза.
ТР Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен үткәрелгән семинарда дәресне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар. Педагоглар белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. «Депутатлар өчен парламент дәресләре – җәмәгатьчелек белән эшләүнең мөһим өлеше, гражданлык җәмгыяте, республика халкы белән элемтәдә булу – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук педагогларга парламент дәресләрен оештыруга һәм уздыруга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Парламент дәресләре үсеп килүче буынны сәяси социальләштерүнең, аларны сәяси системага җәлеп итүнең, аларда хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруның өстәмә инструменты булды», – дип саный парламент җитәкчесе.
Быел парламент дәресләрендә төп тема телләр һәм халыклар бердәмлеген саклау турында булачак. «Күпмилләтле халкыбызның традицияләре һәм гореф-гадәтләре – безнең өчен иң кадерле, без сакларга тиешле әйбер», – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлеге чарада катнашкан мәгариф бүлегенең татар теле буенча белгече Энҗе Гарифуллина хәбәр иткәнчә, парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) бәйгесе уза. Конкурсларга йомгак апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы парламентта уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X