Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Августның икенче якшәмбесендә Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.10 августта физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылады. Бу көн профессиональ спортчыларның гына түгел, спорт белән дус булган барлык кешеләрнең, үзләренең яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның җиңүләренә чын күңелдән шатлана белүчеләрнең дә бәйрәме ул. Спорт сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта.

Бәйрәм ярышлар еш үткәрелүче Сабантуй мәйданындагы матур йортта узды. Район мәктәпләреннән килгән физкультура укытучыларын, спорт мәктәбе, “Салават күпере” спорт комплексы тренерларын, хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров килде.
– Спорт тормышыбызда зур урын алып тора, шуңа да аның төрле төрләре буенча ярышлар әледән-әле үткәрелә. Халкыбыз райондагы спорт объектларына яратып йөри, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Дәүләт программалары ярдәмендә авылларда спорт мәйданчыклары сафка басуы да мәртәбәле күренеш. Балалар һәм яш¬үсмерләр спорт мәктәбенең исеме спорт мәктәбе дип үзгәртелгәч, андагы хезмәткәрләр тренерлар дип йөртелә башлады, – диде Алексей Николаевич. –Укучыларыбызның спорт яратуларын төрле ярышлардан зур җиңүләр белән кайтулары раслый. Борындык мәктәбе укытучысы Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге бадминтончылар командасы  Европа күләмендәге ярышларда Россия данын яклап чыгыш ясады. Федоровское урта мәктәбе укучысы, спорт мастер¬лыгына кандидат Полина Григорьева бадминтон буенча башта Татарстан Республикасы, хәзер Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый. Мөрәле төп мәктәбе укытучысы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге тимераяк¬та йөгерүчеләр командасы Россия күләмендәге төрле ярыш¬ларда үзләрен күрсәтеп кайтты. Алар барысы да Кайбыч районын илебезгә танытуда зур роль уйный. Уңышларыбыз – тренерлар, физкультура укытучыларының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.  
Алексей Николаевич “ФОРПОСТ” җитәкчесе Юрий Михайлов белән берлектә хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән физкультура укытучыларына, тренерларга бүләкләр тапшырды. Мөрәле мәктәбе укытучысы Фрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Спорт мәктәбе тренеры Фәнил Миңнуллинга, “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексының балалар белән эшләү буенча инструктор- методис¬ты Гөлназ Сөнгатуллинага Спорт министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Иске Тәрбит мәктәбенең физкультура укытучысы Юрий Зайцев, Борындыктан Хәмзә Юнысов, Мәлкидән Александр Галкин, тренер Фәнил Миңнуллин “ГТО” төбәк җәмәгать оешмасының Рәхмәт хатларына лаек булды. Спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин ГТО нормаларын уңышлы үтәгән укытучылар – Олы Подберезьедан Виталий Аверьяновка, Хәмзә Юнысовка һәм тренерлар Фәнил Миңнуллинга, Олег Долматовка төрле дәрәҗәдәге ГТО күкрәк билгеләре тапшырды.
– Хөрмәтле хезмәттәш¬лә¬рем! Менә дүрт ел инде бер- беребезне аңлап, районыбыз данын респуб¬ликага, Россия күләмендә таныту юнәлешендә зур эш алып барабыз. Спортның кайбер төрләре буенча уңышларыбыз да бар. Милли көрәш төрен дә югары дәрәҗәгә күтәрәсе иде. Тырыш хезмәтегез өчен  барыгызга да рәхмәт. Алдагы елларда да бергәләп, сайлаган һөнәребез буенча уңышларга ирешеп эшләрбез дип ышанам, – диде Динар Гатауллин.
Аның бу теләкләренә мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин да кушылды.
– Мәгариф системасында спорт буенча авыл хуҗалыгы районнары арасында алдынгылар сафында атлыйбыз. Президент уеннарында да уңышлы чыгыш ясадык. “Салават күпере” комплексы хезмәткәрләренә дә рәхмәтем зур. Укучылар катнашында үткәрелгән барлык ярышларда да ярдәмнәреннән калдырмыйлар, – диде ул.
Бәйрәм табыны артында чыгыш ясаучыларның фи¬керләре аваздаш: спорт бе-лән шөгыльләнү ихтыяр көче арттыра, түземлек, максатыңа ирешә белү кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Хәзерге замандагы иң кирәкле сыйфатлар бу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев