Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Фәрит Мөхәммәтшинга билгеле мультфильмнан инсценировка күрсәттеләр

Дәүләт Советы рәисе авыл халкының активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә катнашты.

(Кайбыч, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка авыл хезмәтчәннәре "Как старик корову продавал" мультфильмыннан инсценировка күрсәтте.

Мультфильм сюжетындагыча, авыл кешесе сөт бирми торган сыерын ярминкәгә алып килә. Малын сата алмый, аңа ярдәмгә бер егет килә һәм сыерны бик матур сүзләр белән мактый. Сатып алучы табыла, әмма карт, мактау сүзләренә ышанып, "мондый сыер үземә кирәк" дип кире уйлый. Бу инсценировканы караган кунаклар көлеште һәм: "Молодец", - дип бәяләделәр.

Бүген Кайбыч районында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә уза.
Биредә авыл җирлекләрендә эшләүче фермерлар, кул осталарының хезмәт җимешләре, кош-кортлар да тәкъдим ителгән. Ярминкәдә җыр-биюләр дә тәкъдим ителде. 

Кунакларга Ябалак авыл җирлеге тарихы турында китаплар бүләк ителде. "Музейга куярбыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Фермерларның берсе эш техникасы - кечкенә тракторын алып чыккан. Парламент башлыгы "кабынамы" дип сорагач, трактор хуҗасы кабызып та күрсәтте.

Кече Мәми авыл җирлегендә чувашлар кул эшләреннән ясалган күргәзмәсе белән таныштырды. Район җитәкчелеге шәһәрдән кайтып та, районда фермерлык белән шөгыльләнеп, продукция җитештереп, үз урынын тапкан фермерлар белән таныштырып үтте. Олы Урсак авыл җирлеге фермеры сыерларының баш санын артуын, 380 гә җиткәнен әйтте.

"Кешеләр бик яхшы әзерләнгән. Авыл җирендә активлыкны арттыру буенча бөтен потенциалын күрсәттеләр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәне ачып җибәреп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев