Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр үткәрелә

ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең 2018 елның 26 октябрендә кабул иткән 29 нчы карары нигезендә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, агымдагы елның 19 декабрендә махсус өйрәнүләр үткәрә.

Әлеге уку-өйрәнүләр “Кайбыч районында гражданнар оборонасы штабы, эвакуацияләү органнары, гражданнар оборонасының территориаль оешмалары эшчәнлеген оештыру” дип исемләнгән. Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Кешеләр бу сигналларның нәрсә аңлатуын белергә тиешләр. Ул сигналларның мәгънәсе һәм сигнал вакытында гамәлләр турында газетаның алдагы саннарының берсендә тулырак таныша аласыз. Оештыручылар бу укуларга җитди карарга һәм аңа әзер торырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X