Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта иң абруйлы, иң тугры гаиләләрне хөрмәтләделәр

Кайбыч ЗАГСында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Анда 63 ел бергә Мөрәле авылында яшәүче Нәкыя һәм Низам Фәттаховлар, Олы Кайбыч авылыннан алты балага гомер биргән Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар гаиләләре чакырылган иде. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады.

- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык! Шушы өч сүз бергә булганда гына гаилә озын гомерле була. Бу бәйрәмне бик акыллы кешеләр уйлап тапкандыр дип беләм. Безнең районда да бер-берсенә тугры булып, озак еллар буена мәхәббәтләрен саклап килгән гаиләләр күп. Бүгенге бәйрәм кунаклары да әнә шундыйлардан,- диде Альберт Илгизәрович. -Без ел саен районыбызда әнә шулай парлап гомер кичерүче иң үрнәк бер гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырабыз. Быел бу медальгә Нәкыя апа белән Низам абый Фәттаховлар лаек булды. Ә Гүзәл ханымның күкрәгенә “Ана даны” медален тагабыз. Тормыш иптәше Дамир белән алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Җиденче сабыйлары тууын көтәләр. Кайбычта мондый үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова да катнашты. ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева үз чыгышында болай диде:
- 8 июль – гаиләләргә дан җырлаучы бу бәйрәм барлыкка килүгә 12 ел вакыт үтеп китте. Бер- береңне яратып, хөрмәт итү хисләрен белдереп, ап- ак ромашкалар бүләк итү көне дә әле ул!
Тантана мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Рафаэль Нигъмәтуллин, Ленар Баһавиев һәм район финанс бүлеге хезмәткәре Газинур Кадыйров башкарган җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев