Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта инвалидларны эшкә урнаштыру ничегрәк тора?

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, безнең республика инвалидларны эшкә урнаштыру буенча Идел буе федераль округында лидер булып танылган. Кайбычта физик мөмкинлекләре чикле булучыларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә соң? Әлеге сорау белән мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиевага мөрәҗәгать иттек.

– Агымдагы елның 1 августына безнең районда эшкә яраклы яшьтәге 408 инвалид исәпләнә, шуларның йөзе эшли. Хәзерге вакытта үзәк базасында 52 буш эш урыны бар. Кагыйдә буларак, эш эзләүче инвалидлар булмаган вакансияләргә өмет итә алмый. Безнең районда врачлар һәм бухгалтерларга ихтыяҗ зур, ә эш сорап килгән инвалидларның, кагыйдә буларак, үзләре теләгән эшкә урнашырга мөмкинлекләре чикле: сәламәтлекләре мөмкинлек бирми, махсус күнекмәләре, тәҗрибәләре юк. Квоталы эш урыннары да коткармый: кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш бар, әмма бу авылда эш сораучы инвалид булмаска мөмкин. Инвалидларның башка авылдан килеп эшләргә мөмкинлекләре юк, бу транспорт белән дә бәйле. 2019 елга бирелгән квота буенча, район үзәк сырхауханәсенә эшче, Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгына инженер эшкә чакырыла, – диде Эльвира Рафисовна. – Инвалидларны махсус эш урыннары белән тәэмин итү программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, 18 инвалид эшле булды. Аларның эш урыннарын махсус җиһазландыру өчен эш бирүчеләрнең һәркайсына 72860 сум акча күчерелде. Әлеге программада катнашучыларның иң зур өлеше районның мәгариф учреждениеләренә туры килә. Бу акчаларга видеокүзәтү системасы урнаштырылды, мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны каравылчы итеп эшкә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев