Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кайсы хуҗалыкта күпме сөт савалар?

Районыбыз хуҗалыкларында сөт җитештерү акрынлап артуга бара. Чөнки хәзерге вакытта сыерлар күпләп бозаулый башлады. Узган атнада булып үткән бураннар терлекчеләргә өстәмә кыенлыклар тудырса да, фермаларда тулы көченә эш алып барылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 22 гыйнварда район буенча бер сыерга уртача көнлек савым 12,3 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, бер үк дәрәҗәдә дигән сүз. Аерым алганда, “Дубрава” җәмгыятенең Кече Мәме фермасы терлекчеләре һәр сыердан көненә 25,8 килограмм сөт савалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, алар бу күрсәткечне 6 килограммга арттырган. Шул ук вакытта “Гөбенә” агрофирмасының Байморза, Иске Тәрбит фермаларында узган елгы күрсәткечтән бер сыерга көнлек савымны 11,1 - 7, 4 әр килограммга киметүгә юл куйганнар. Димәк, узган елгы күрсәткечне куып җитү өчен дә аларга шактый көч куясы бар. Шул ук агрофирманың Турминский фермасында бүгенге көндә бер сыерга уртача 20,2 килограмм сөт савалар. “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянководагы ике фермасы, Корноуховода да сөт җитештерү акрынлап булса да арта бара. Күптән түгел “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән фермасында үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да сөт җитештерү буенча эшнең торышын тәнкыйтьләгән иде. Аннан соң бераз булса да алга китеш күзәтелә, димәк, якын киләчәктә эшләр җайланыр дигән өмет бар. 
Беренче графада – ферма урнашкан авыл, бүлекчәләр, хуҗалыклар; икенчесендә – бер савым сыерына көнлек савылган сөт (килограммнарда). 
Күрсәткечләр 22 гыйнварга 


“Родина” 7,6 
Корноухово 14 
“Туган як - Агро” 9,7 
Багай 6,2 
“Гөбенә” 10,9 
Колабирде 9,7 
Хуҗа Хәсән 12,7 
Арыслан 7,8 
Турминский 20,2 
Закиров исемендәге 11,8 
Мәлки 17,3 
“Дубрава” 9,1 
Байморза 6,7 
Бәрлебашы 8,9 
Иске Тәрбит 10,9 
Олы Урсак 5,9 
Чүти 6,8 
Кече Мәме 25,8 
Олы Тәрбит 9,7 
Федоровское – 
“Алтын кырлар” 9,7 
Мөрәле 7,9 
Надеждино 8,7 
Борындык 7,6 
Ульянково №1 16,6 
Кошман 7,9 
Ульянково №3 14 
Район буенча12,3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев