Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта халык җыеннарын үткәрү графигы

14 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана. Һәр ел саен үткәрелүче бу җыеннарда ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы елга бурычлар билгеләнә. Үзара салым акчасына җирлек әһәмиятендәге эшләр белән дә таныштыралар. 

Халык җыеннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, үзәк сырхауханә, социаль яклау бүлеге, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, почта, электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында уза. Алар авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сорау­ларына җавап бирә. 14 гыйнварда җыен Колаңгы күпфункцияле үзәгендә 13.30 сәгатьтә башлана. Ульянково клубында 15 гыйнварда 13.00 сәгатьтә, Хуҗа Хәсән мәдәният йортында 16 гыйнварда 13.30 сәгатьтә үткәрелә. Ябалак авыл җирлегенең җыены Кече Кайбыч клубында 17 гыйнварда 13.30 сәгатьтә уза. 18 гыйнварда 13.30 сәгатьтә Федоровское мәдәният йортында, 19ы 10.00 сәгатьтә – Багай клубында, 21е – Мәлки күпфункция­ле үзәгендә (13.30 сәгатьтә), 22се – Кече Мәме клубында (13.30 сәгатьтә), 23е – Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгендә (13.30 сәгатьтә), 24е – Кошман клубында (13.30 сәгатьтә), 25е Олы Подберезье мәдәният йортында (13.30 сәгатьтә), 26сы – Надеждино күпфункцияле үзәгендә (10.00 сәгатьтә), Иске Чәчкаб клубында (14.00 сәгатьтә), 28е – Чүти клубында (13.30 сәгатьтә), 29ы – Мөрәле клубында (13.30 сәгатьтә), 30ы – Олы Урсак клубында (13.30 сәгатьтә), 31е – Борындык клубында (13.30 сәгатьтә),  2 февральдә Олы Кайбыч мәдәният йортында (13.30 сәгатьтә) уза.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев