Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кичке уен гөрләде

Халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән җырларын, матур биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында Кайбычта кичке уен үткәрү күркәм традициягә әверелде.

 Быел ул тагын да киңрәк масштабта узды. Район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган кичке уенга, күрше Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылыннан һәм Марий Элның Йошкар-Ола шәһәреннән дә фольклор коллективлары килеп, яңартылган Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясады. 
Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, 
Марий Эл республикасының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илгиз Гайсин да бар иде. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова сәламләде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен алдынгы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылыннан килгән “Мишәр” һәм “Тамчы”фольклор ансамбльләре, Марий Элның “Болгар” бию ансамбле һәм “Рәйхан” фольклор коллективлары чыгышын тамашачы яратып кабул итте, Татарстаннан читтә дә шулай халкыбызның күңел җәүһәрләрен кадерләп яшәүләренә барыбыз да сокландык. Үзебезнең фольклор коллективлары да бәйрәмне ямьләндерде. Татар эстрадасы артисты Ринат Рәхмәтуллинның кичке уенга кайтуы һәркем өчен көтелмәгән сюрприз булгандыр. Мәйданнан читтә авыл җирлекләре хезмәткәрләре теләгән һәр кешене коймак һәм чәй белән сыйлады. Кичке уеннан тулырак репортаж белән газетабызның киләсе саннарының берсендә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X