Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта коронавируска каршы чаралар күрелә

Моңарчы без бер дә ишетмәгән коронавирус дигән сүз хәзер телебездән дә төшми.

Радио-телевидениедә шул хакта сөйлиләр, газеталарда, социаль челтәрләрдә дә бу хактагы язмалар чыгып кына тора. Әлеге куркыныч чирнең дөнья күләмендә күзәтелүенә бәйле рәвештә һәм аның республика территориясендә таралуына юл куймау максатында Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелде. Коронавирус буенча хәл аеруча катлаулы булган чит илләрдән кайтучыларны аерым контрольгә алу буенча чаралар күрелә. Алар турындагы мәгълүматлар сырхауханәләргә тапшырыла. Аларның барысы да мәҗбүри рәвештә 14 көнлек карантин узарга тиешләр. Республиканың барлык районнарында да халык күп йөри торган массакүләм, мәдәни чаралар кичектерелә. ТР Президенты тәкъдиме белән барлык мәктәпләрдә дә дистанцион укуга күчтеләр. Язгы каникуллар иртәрәк – 19 марттан башланды һәм 31 мартка кадәр дәвам итә. Хезмәт коллективларында да саклык чаралары күрелә.
Коронавируска бәйле вәзгыять буенча безнең районда да аңлату эшләре алып барыла. Чәршәмбе көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның эш кабинетында узган оператив киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды. Ул республика куйган барлык таләпләрне безнең җирлектә дә төгәл үтәү бурычын куйды. Бу очрашуда район Советы, башкарма комитет, медицина, мәгариф, мәдәният, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. Бездә дә төрле күңел ачу чаралары кичектерелә. Китап укырга яратучыларга да әлегә китапханәләргә барырга киңәш ителми, китап бирү вакытлыча туктатыла. Балалар бакчалары эшли, әмма йөткергән, төчкергән, температурасы югары булган сабыйларны кабул итмәячәкләр. Аларның сәламәтлеген фельдшерлар һәркөнне тикшереп торачак. “Салават күпере”ндәге бассейн, спортзал да  вакытлыча эшләми.
Альберт Рәхмәтуллн авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдиновка авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында аңлату эшләре алып баруны йөкләде. “Оешмалар, кибетләр, фермаларга, машина-техника паркларына, гомумән, кеше күп йөри торган урыннарга коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр язылган  памяткаларны элеп чыгарга кирәк”, – диде ул.
Район башлыгы сәүдә өчен җаваплы җитәк­че­­ләргә кибетләрдә халык өчен иң кирәкле про­дуктларның булуын контрольдә тоту бурычын йөкләде.

Медиклар кулны еш
юарга киңәш итә
– Коронавирусны профилактикалау таләпләре грипп авыруыныкы белән охшаш. Барлык медицина хезмәткәрләре дә инструктаж узды.Сырхауханә, фельдшер-акушерлык пунктлары дезинфекция чаралары, маскалар, гаджетлар, компьютер техникасын сөртү өчен спиртлы салфеткалар белән тулысынча тәэмин ителде, – диде районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина. – Йогышлы авыруларны дәвалаучылар өчен махсус киемнәр җитәрлек күләмдә кайтартылды. Маскалар, антисептик чараларның бишәр көнлек запасы булдырылды. Эпидемиологик чаралар кысаларында йогышлы авырулар бүлегендә өч бокс җиһазландырылды. Мин барлык оешмаларда да чисталык, шәхси гигена режимын сак­лар­га, бүлмәләрне ешрак җил­­ләтергә, кул биреп кү­решмәскә, кочаклашмаска, кулларны гел юып торырга киңәш итәм.

Азык-төлек
барыбызга да җитә
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне артык азык-төлеккә акча сарыф итмәскә һәм запаска алмас­ка чакырды.
Социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында күренгәнчә, хәзер халыкны кибетләрдә азык-төлекнең калмавы турындагы хәбәрләр белән куркыта башладылар. Кибетләрдән шырпы, тоз, төрле ярмаларны күпләп сатып алу очраклары Кайбычны читләп үтте дип әйтергә була. Моның шулай икәнлегенә мин үзем район үзәгендәге супермаркетларда һәм шәхси кибетләрдә булганнан соң инандым.
– Бездә бернинди дә ажиотаж күзәтелми. Көн дәвамында берничә пачка макарон, токмач, тоз сатып алучылар булды. Әмма  алар күп түгел. Сатып алучылар гадәти көндәлек әйберләрне генә сатып ала. Кибеттә азык-төлек товарлары җитәрлек күләмдә, – диде супермаркет директоры.
Чыннан да, суыткыч камералары сөт, ит продукциясе, казылык­лар белән тулы, ярмалар, кондитер әйбер­лә­ренең дә ассортименты зур. Яшелчә, җи­ләк-җимешне дә төрлесеннән саталар. Киштәләрдә он, үсемлек майлары да җитәрлек.
– Төштән соң, гадәттәгечә, тагын бер машина азык-төлек китерәчәкләр, – дип өстәде директор.
 Сатып алучылар фикерен дә тыңладым.
– Сез шактый гына продукция сатып алгансыз. Запаскамы?
– Юк, бернинди дә запас җыймыйм. Бүген кунаклар кайта, шуңа тәм-томны күбрәк алдым, – дип җавап бирде миңа 62 яшьлек Фирдинә. – Татарстанда азык-төлек запасы җитәрлек дип сөйләделәр бит телевизордан. Шуңа бер дә борчылмыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев