Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кыр эшләре дәвам итә

Районыбызда язгы кыр эшләре көннән- көн киңрәк колач ала бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы сайтыннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 23 апрельгә район буенча көзге культуралар – 6000, күпьеллыклар – 1500 гектар мәйданда тукландырылган, көзге культуралар– 100, күпьеллык үлән мәйданнары – 7000, туңга сөрелгән басулар 18000 гектарда тырмалан-ган. 

“Дубрава” агрофирмасының Түбән Колаңгы авылы янындагы 640 гектар биләгән көзге бодай кырында механизаторлар Радик Ярхәмов, Айрат Хәйруллин, Владимир Лукоянов “МТЗ- 82” тракторларына тагылган “Амазонка” агрегаты белән ашлама кертә. “МТЗ- 82” тракторында Айрат Нигъмәтуллин “Амазонка”ларга минераль ашлама төяп тора. “КамАЗ” автомобилендә Ирек Нигъмәтҗанов басуга ашлама ташый. 
Агрофирманың баш агрономы Илнур Сәлахов әйтүенчә, биредә һәр гектар мәйданга 100 килограмм гамәлдәге матдә исәбеннән ашлама кертелә. Ул ва-кытка биредә 600 гектарда ашлама кертергә өлгергәннәр иде инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев