Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта көзге чакырылыш төгәлләнде

Күптән түгел генә көзге чакырылышта Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр белән очрашу булган иде. Бактың исә, кыска гына вакыт эчендә егетләребезне армиягә озатып та өлгергәннәр.

Районда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова әйтүенчә, быелгы көзге чакырылышта 32 егет солдат формасы кияргә өлгергән. Егетләрнең соңгыларын узган атнаның якшәмбесендә озаттылар. Бу көнне армиягә Арыслан авылыннан Константин Зубринин, Мөрәледән Булат Губаев, Колаңгы станциясеннән Газиз Шәйхетдинов, Федоровскоедан Артур Мәҗитов, Ульянководан Сергей Калашников һәм Дмитрий Пулялин, Надеждинодан Андрей Кузьмин озатылды. Олы Кайбычтагы Балалар сәнгать мәктәбе бинасы каршында иртәнге сигез тулганчы ук дәртле музыка яңгырый иде. Бирегә булачак солдатларны озатырга килгән әти- әниләре, туганнары, дуслары, сөйгән ярлары җыелган иде. 
- Хөрмәтле райондашлар! Бүген без бирегә Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылышта соңгы партия егетләрне озатырга җыелдык. Беренчедән – әти- әниләренә Ватаныбызны сакларлык көчле, сау- саләмәт егетләр үстерүләре өчен рәхмәт. Бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп китәр. Егетләргә кырыс шартларда хезмәт иткәндә түземлелек, әти- әниләренә сабырлык теләп калабыз. Армиядән куркырга кирәкми, чөнки Россия армиясе дөньяда заманча технологияләр, техника белән тәэмин ителгән иң көчле армияләрнең берсе. Районыбыз оешканнан бирле Россия Армиясе сафларында хезмәт иткән Кайбыч егетләренең беркайчан да әти- әниләре, район йөзенә кызыллык китергәннәре булмады. Күпчелек егетләрнең әти- әниләре исеменә часть командирларыннан рәхмәт хатлары килә. Сез дә алар үрнәгендә хәрби бурычыгызны намуслы үтәрсез дип ышанам. Хәерле сәгатьтә, хәерле юллар сезгә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров егетләрне озату тантанасында. Ул шулай ук, егетләрнең әниләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр дә тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X