Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район туры узды

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, быел беренче тапкыр Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә. Узган атнада балалар сәнгать мәктәбендә әлеге бәйгенең район туры узды. 

Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелгән чарада 12 мәктәптән 26 укучы катнашты. 
Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә сөйләү номинациясендә кечкенәләр төркемендә беренче урынны Бәрлебашы мәктәбеннән Әнисә Гыйбадуллина яулады. Шул ук мәктәптән Данис Миңгалиев һәм Надеждинодан Карина Гусева - икенче урында. Уртанчылар төркемендә беренче урынны Мөрәледән Миләүшә Гобәева алды. Икенче урын - Борындыктан Айсылу Әбләизовада. Өченче урында шул ук мәктәптән Илүзә Хуҗина һәм Чүтидән Әлфинә Закирова. Югары класс укучылары арасында беренче урында Федоровское мәктәбеннән Фирүзә Хуҗина, икенчедә – Борындыктан Айзилә Абдрахманова. 
Шагыйрьнең әсәрләрен рус телендә башкару номинациясендә кечкенәләр арасында Кече Мәме мәктәбеннән Имран Асроров беренче урынга лаек булды. Уртанчы яшь төркемендә беренче-икенче урыннарны Федоровскоедан Аделина Гыйсмәтуллина һәм Ульянководан Виктория Тякмякова бүлеште. Өлкәнрәкләрдән Колаңгы мәктәбеннән Ангелина Федотова һәм Олеся Гурнович беренче-икенче урыннарда. 
Укучылар Муса Җәлилнең инглиз телендәге шигырьләрен дә яратып өйрәнгән. Кечкенә яшь төркемендә Мәлкидән Мария Бухарова, уртанчылардан - Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Алинә Гайнетдиновада, югары класслар арасында Федоровскоедан Адилә Миңнуллина беренче урынны яулады. Икенчедә – Надеждинодан Виктория Платонова. 
«Җәлил укулары»н оештыручылар – район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре барлык укучыларга да истәлеккә китап бүләк иттеләр. Муниципаль турда җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев