Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Җәлил укулары” узды

1 октябрьдән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылучы әлеге бәйгенең район туры узды. Аның максаты – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Энҗе Гарифуллина хәбәр иткәнчә, әлеге бәйгедә Кайбыч укучылары елдагыча активлык күрсәткән һәм мәктәпләрдә белем алучы, балалар бакчаларына йөрүче 69 бала катнашкан. Ул җиде номинациядә уза. Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән: 4-8 яшькә кадәр, 9-13 яшькә кадәр, 14 -17 яшькә кадәр, 18 -25 яшькә кадәр. “ Конкурс кысаларында балалар шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләде. Аерым бер номинация буенча Герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады. Катнашучылар арасыннан төрле номинациядә һәм төрле яшь категория¬сендә 31 бала җиңү яулады. Алар мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә, ә катнашучылар сертификатка ия булдылар”, – диде Энҗе Гарифуллина.
Барлык җиңүчеләр дә Тәтеш районында узачак зона этабында катнашачак. Өченче этапка узучылар мәртәбәле жюри карамагына тапшырыла. Әлеге этап берничә көн дәвамында видеоформатта узачак. Бу этапны узучылар дүртенче финалга Казан шәһәренә февральдә чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X