Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта өлкәннәр өчен махсус кайткан машинада 514 әби-бабайны сырхауханәгә алып килгәннәр

“ Демография ” илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылучы “ Өлкән буын” проекты Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла башлады.

Бу проект нигезендә районга махсус кайткан “ LADA Largus” машинасы өлкәннәр өчен бик уңайлы. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район үзәк сырхауханәсендә диспансерлаштыру узу өчен шул машинада барып алалар һәм кире өйләренә кайтарып куялар. Әлеге автотранспорт Кайбыч халкына бу елнын 2 сентябреннән хезмәт итә. Бүгенге көнгә анда 514 әби-бабайны сырхауханәгә алып килгәннәр.
«Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары һәм сырхауханә табиблары берлектә эшли. Алар машинаның хәрәкәт маршруты планын, шулай ук гражданнарның 65+ медицина тикшеренүе графигын төзи. Сырхауханәгә бару вакыт җиткән пенсионерларны өч көн алдан шәхсән кисәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев