Кайбычта “Милләтләр кроссы - 2018” ярышы узды
Бүген Олы Кайбыч мәктәбе янәшәсендәге стадионда “Милләтләр кроссы - 2018” Бөтенроссия йөгерү ярышлары үтте. Анда районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, пенсионерлар, укучылар катнашты. Аларның барысын да район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде һәм уңышлар теләде.
Ярышны ир-атлар башлап җибәрде. Алар арасында өч призлы урынның икесен янгын сүндерү частендә эшләүчеләр яулады. Начальниклары Дамир Ибраһимов беренче, янгын сүндерүче Илназ Минһаҗев өченче булып килде. Икенче урында - район үзәк сырхауханәсеннән Раил Хисамиев. Хатын-кызлардан“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Айгөл Солтанова беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны финанс-бюджет палатасыннан Людмила Воробьева, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Гөлназ Шакирова бүлеште. Лаеклы ялдагы ир-атлар арасыннан беренче урынны Олы Кайбычтан Илһам Хөснетдинов алды, икенчедә – шул ук авылдан Марс Нигъмәтҗанов. Хатын-кызлардан Федоровскоедан Мария Ершова җиңүче.
Бу көнне районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар ГТО нормативлары да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев