Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта православие динен тотучылар хач ману бәйрәмен билгеләп үтте

Гыйнвар – христиан динендә бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның берсе – хач ману бәйрәме.

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында районның йөзләгән православ динен тотучы халкы хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суында чумдырылган көне. Бу бәйрәм бәкедәге салкын суга чумуга гына кайтып калмый, шул ук вакытта төрле авырулардан арынуга, күңел, уй-фикерләрнең чистаруына ышану да. 

Федоровское авылындагы Изге чишмә янына иртәнге сәгать унга халык шактый күп җыелган иде. Хач ману гыйбадәтенә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев зур бәйрәм белән котлады. Ул халыкны Олы Подберезье чиркәвенә яңа билгеләнгән иерий Владимир атакай Миронов белән аның тормыш иптәше Екатерина анакай белән дә таныштырып узды. Ул изгеләштергән чишмә суы белән битләрен юдылар, өйләренә алып киттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин әйтүенчә, Бәрле елгасында су сай булу сәбәпле, бәйрәмне авылдашлары Владимир Захаров узган елның көзендә төзекләндергән чишмә янында үткәрергә булганнар. Әлеге изге эше өчен аңа барысы да рәхмәтле. Авыл халкын кайнар чәй, тәмле коймаклар, төрле тәм- том белән сыйладылар. 
Бәли авылында хач ману бәйрәме һәр елдагыча Бәрле елгасына уелган бәке янында үтә. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтүенчә, бәйрәм ун елга якын инде шунда уза. Любовь Клишева бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Биредә изге йоланы үтәп, бәкедә су коенучылар да булды. Беренче булып салкын суда Владимир Бердников коенып чыкты. Соңыннан шунда ук әзерләнгән тәмле ботка, кайнар чәй, коймактан авыз иттеләр. Бәли авылында халык, иганәчеләр ярдәме белән төзеләчәк чиркәүнең дә нигезен салып куйганнар. Фидаил Нигъмәтҗанов әйтүенчә, булачак чиркәүнең стеналарын быел өячәкләр, моның өчен кирпечләр дә кайтарылган. 
– Федоровское, Колаңгы авыл җирлекләре башлыклары үзләре ислам динендә булсалар да, христиан дине бәйрәмнәрен үткәрү, дин тотучылар бәйрәмнәрен тиешле дәрәҗәдә үткәрә алулары өчен янып йөриләр. Милләтара дуслык, төрле конфессия вәкилләренең бердәмлеге менә шушы бәйрәмдә дә ачык күренә. Аларга халык та рәхмәтле, барысы да хөрмәт итә, – диде Кече Мәме авылына барганда Рәмис Рәфисович. 
Хач ману бәйрәме Кече Мәме авылында да елдагычы яхшы оештырылган иде. 
– Безнең авылда хач ману бәйрәме узган гасырның туксанынчы еллар уртасыннан бирле билгеләп үтелә. Халкыбыз дини бәйрәмнәрне, милли йолаларны зурлап үткәрә, киләчәк буыннар да ата-бабалардан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне күреп үсә, үзләре дә бәйрәмнәрдә актив катнаша. Димәк, бездә буыннар бәйләнеше дәвам итә, – диде Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева. 
Олы күлдә уелган бәке суы изгеләштерелгәч, монда да уннан артык кеше су коенып чыкты. Татарча көрәш буенча Сабан туе батыры Владимир Токсаров беренче булып чумды. 
Бу көнне керәшен авылларында да хач ману бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Башка авылларда суларны изгеләштерүне Турминскийдагы Изге Троица чиркәве иерие Николай атакай һәм Надежда анакай Ермолаевлар башкарды. 
– Бәйрәмне оештыручылар куркынычсызлык чараларын да исәпкә алганнар: хач ману бәйрәме үткәрелгән һәр авылда полиция, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч медицина ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре кизү торды. Иң төп кагыйдә – бәкегә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш чумарга ярамый, – диде янгын сүндерү хезмәтеннән Гарифуллин. 
Бәхеткә, районда бәйрәм вакытында күңелсез хәлләр күзәтелмәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев