Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта прокуратура аллеясына нигез салынды

Бүген район прокуратурасы хезмәткәрләре изге эш башкарды: прокуратура каршына 50 төп агач утырттылар.

Россия прокуратурасының 300 еллыгына әзерлек кысаларында нигез салынган бу аллеядә чия, кизил, нарат, чыршы һәм башка агачлар үсәчәк. Юбилей алдагы елның 12 гыйнварында билгеләп үтелә.
Агач утырту өмәсендә район прокуроры Алмаз Сөләйманов җитәкчелегендәге хезмәт коллективы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты. Альберт Илгизәрович туган ягыбызны яшелләндерүгә керткән өлешләре өчен аларга тирән рәхмәтен белдерде, үзе дә агачлар утыртышты. Алмаз Сөләйманов әйтеп узганча, 300 еллык юбилей уңаеннан Россия прокуратурасы системасында төрле чаралар үткәрелә.
- Без дә бу чараларга актив кушылабыз. Яңа уку елы башлангач, мәктәп укучылары арасында сочинениеләр, рәсемнәр конкурсы игълан иттек. Аңа октябрь ахырларында йомгак ясалачак. ГТО нормалары тапшырдык. Бүген менә агачлар утыртабыз. Без утырткан агачлар шаулап үсеп китсен һәм Кайбычны тагын да бизәсен, авылдашларны тәмле җимешләре белән куандырсын. Ул Кайбыч халкының яраткан ял итү урынына да әйләнер әле.
Агач утыртуга Кайбыч җирлегендә туып-үсеп, безнең район прокуратурасында эшләп, хәзерге вакытта төрле шәһәр-районнарда прокуратурада эшләүче якташларыбыз да чакырылган иде. Морза Бәрлебашында үскән Рияз Камалиев Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Буа районара тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе. Апас районы прокуроры урынбасары Василий Макаров тумышы белән Хуҗа Хәсәннән.Чүпрәле районында прокурор булып, әле шушы араларда гына Идел буе транспорт прокуратурасының Татар транспорт прокуратурасында эшли башлаган Илмас Гарәфетдинов Олы Кайбычта канат ныгыткан. Район суды судьясы Илфар Баһавиев та агач утыртучылар арасында иде.
Прокуратура хезмәткәрләре аллеясы бу өлкәдә төрле авыр елларда эшләүчеләрнең данлы хезмәт батырлыгына дан җырлау максатын да күздә дә тота. Әнә шулай итеп, хокук сакчылары табигать сагында да тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X