Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов, район прокуоры Алмаз Сөләйманов катнашты.

Семинарга район ришвәтчелеккә каршы тору, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм рәсми хезмәттә үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү комиссияләре әгъзалары, полиция хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, район Советы һәм башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашында узды. 


Семинар Татарстанда күзәтелгән ришвәтчелек очракларын чагылдырган видеороликтан башланып китте. Аннан күренгәнчә, әлеге яман чиргә никадәр көрәш алып барылуга, закон таләпләренең елдан-ел катгыйлана баруына карамастан, ришвәткә һаман юл куела әле. Альберт Рәхмәтуллин, киңәшмәне башлап җибәреп, ришвәтчелекне булдырмау безнең үзебездән тора, шуңа да тәртип урныштыруны үзеңнән башларга кирәк, диде. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова безнең җирлектә алып барылучы эшчәнлек белән таныштырды. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов та үз чыгышында ришәвәтчелекнең төп юнәлешләре, моның өчен җинаять, административ җаваплылык турында сөйләде, аны булдырмауда профилактик чараларның зур булуына басым ясады. Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов республикада ришвәтчелек очраклары турында аерым саннар китерде. Ул үз чыгышында мәнфәгатьләр интересы, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре турындагы декларацияне дөрес тапшыру һәм башкалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев