Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч врачлары Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар: ”Тәмле телебез белән дә дәвалыйбыз”

Сырхауханәгә баргач, авыруыңны дөрес итеп аңлата белү өчен табибның синең телеңне аңлавы кирәк.

Бу яктан күз врачы Айсылу Нурислам кызы һәм онколог Бәхтияр Шамил улының пациентларына куркасы юк: икесе дә татар телендә дә, рус телендә дә иркен аралаша. Туган телебездә матур итеп сөйләшүләре, авыруларга булган җылы мөнәсәбәтләре, үз эшләренең остасы булулары белән Кайбыч халкы арасында абруй казанды ирле-хатынлы Нигъмәтуллиннар. Айсылу үзе Буа районының Ташкичү авылында туып үсә, Бәхтияр– Казаннан. Шәһәр егетенең телебезне ватмый-җимерми саф татар телендә сөйләшә белүе күпләрдә кызыксыну уята. Алар турындагы мәкаләдә һөнәри эшчәнлекләренә бераз гына кагылып узарбыз. Сүз туган телебез, гаилә кыйммәтләре турында барыр.

“Мин русча белмим шул, кызым”
– Без Кайбычка 2012 елда ирем белән “Авыл докторы” программасы буенча биш елга дип эшкә кайттык. Районны бик яраттык, шуңа да монда яшәп калырга булдык. Эшли башлагач, коллективның бердәм, авыл халкының гадилеге, ачык йөзле булуына тиз төшендек. Безне җылы каршы алдылар, чөнки районның үз онкологы да, офтальмологы да юк иде, – диде Айсылу Нурислам кызы. – Кайбычтагы беренче эш көнемне бер дә онытмыйм, мине гаҗәпләндергән вакыйга булды. Кабинетка олы гына яшьтәге абзый керде. Исем-фамилиясе, әтисенең исеме буенча рус кешесе инде бу.”Нәрсәдән зарланасыз? – дип кат-кат сорасам да, юньле җавап ишетә алмадым. Шунда бабабыз: “Кызым, мин русча начар беләм шул”, – димәсенме?! Керәшен булып чыкты ул. Безнең Буа ягында керәшен авыллары юк бит. Кайбычта яши башлагач кына бу төбәкнең күпмилләтле, күптелле икәнлеген белдем. Татарлар, руслар, керәшеннәр, чувашлар, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-тату яшиләр монда. Әби-бабайларның күбесе русча белми. Татар телен яхшы белүем миңа эшемдә бик нык ярдәм итә, ике телдә дә сөйләшүем белән горурланам.

Күп телләр белү үзең өчен кирәк
Яшәү кыйммәтләре дөрес куелган гаиләдә үскән балаларның киләчәктә шул гадәтләрне дәвам итүе бәхәссез.
– Миннән еш кына: “Сез бит шәһәрдә үскән, татар телен ничек шулай яхшы беләсез”, – дип сорыйлар диде Бәхтияр Шамил улы. – Туган телне ярату гаиләдән башлана. Өйдә әти-әни гел татар телендә генә сөйләште, безгә дә шундый таләп куелды. Казанда без яшәгән урамда мәктәп булса да, мине шактый еракта урнашкан 18 нче татар гимназиясенә укырга бирделәр. Татарча шигырьләр, китаплар укып үстем. Бөтен фәннәрне дә диярлек туган телемдә үзләштерүем медицина институтына укырга кергәндә бернинди дә кыенлык тудырмады. Безнең группа күпмилләтле иде. Суданнан, Әзербәйҗан, Чечня, Төркиядән килгән егет-кызлар үз телләрендә сөйләшсәләр дә, барыбер аңлаша идек. Татар телен белсәң, төрки халыклар белән аңлашырга була. Күп тел белү үзең өчен кирәк. Рус телен яхшы беләм. Максатым – кытай телен өйрәнү. Чит илләргә ял итәргә баргач, кытай телендә сөйләшүчеләр күплеген күреп кайтканнан соң туды миндә андый фикер. Әлегә Айсылу белән бергәләп онлайн режимда, тәрҗемәче дусларыбыз ярдәмендә инглиз, төрек телләрен өйрәнәбез.” Төрек телен яхшы беләсегез килсә, интернеттан төрек сериалларын ешрак карагыз”, – ди тәрҗемәчебез. Бу татар теленә дә кагыладыр дип уйлыйм. Шуңа да телевизордан ана телендәге тапшыруларны күбрәк күрсәтсеннәр иде.
– Мин дә авылда татар мәктәбендә укыдым. Татар теле укытучым –шагыйрә, бик күп җырлар авторы Гөлнур Айзатуллова. Әнием Мәрьям 35 ел башлангыч классларны укытты, рус телендә дә белем бирде. Әтием Нурислам да милләт җанлы, эшмәкәр, авылда кибет тоталар, –диде Айсылу ханым. – Медицина институтына укырга керәчәгемне төгәл белгәч, өлкән классларда аерым фәннәрне үзлегемнән русча өстәмә өйрәнә башладым. Югары уку йортында төркемебездә күбебез авылдан килүчеләр иде, лекцияләр рус телендә барды, тәнәфес вакытында үз телебездә аралаштык. Мәктәптә алган белемнәребез тирән булгач, җиңел укыдык. Хәзер ата-аналар балаларын татар мәктәбенә бирергә атлыгып тормый. Имеш, югары уку йортына керә алмаячаклар. Минемчә, бу фикер дөрес түгел. Моның өчен яхшы белем кирәк.

Рәхмәт ишетүе рәхәт
– Кайбычта күпчелек татарча сөйләшәләр. Медицина терминнарын да кулланып, рус телендә сөйләшсәң, авыруларның күбесе сине аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә аларга барысын да үз телләрендә җиткерәм. Казандагы сырхауханәләргә тикшеренергә, операциягә барганда нинди анализлар бирергә кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатам, авырулар рәхмәт әйтеп чыгып китәләр, – ди Бәхтияр Шамил улы. – Туган телне яхшы белүнең өстенлекләре күп. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең онкология кабинеты эшчәнлеге республика буенча иң яхшысы дип табылды. Пандемия елында безгә мөрәҗәгать иткән 45 кешенең 32сендә яман шеш авыруларын беренче-икенче стадиядә үк ачыкладык. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясендә шул хактагы чыгышымның яртысын диярлек татар телендә сөйләгән өчен министр Марат Садыйков рәхмәтен җиткерде. Татарстан Президенты бу елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткән икән, без дә эш-гамәлләребезне күрсәтергә тиеш.

Рәссам улы
“Авылны макта, шәһәрдә яшә”, –дим Бәхтияр Шамил улына.
– Бу фикер белән бик үк килешеп бетмим. Икесенең дә үз өстенлекләре бар. Шәһәр егете булсам да, җәйге каникулларым әтиемнең туган җире – Буа районының Черки Килдураз авылында дәү әти белән дәү әни янында узды. Русча сөйләшкәнне яратмыйлар, бары тик татарча гына! Дәү әти авылдагы бөтен эшкә дә өйрәтте. Фермер буларак, терлек тә тотты, печәнгә дә бара идек, чүбен дә утадым. Авыл минем өчен ят җир түгел. Кайбычта тыныч, рәхәт. Шәһәрдә ярты гомеремне бөкеләрдә нерва бетереп үткәрәсем килми әлегә, – дип җавап бирде ул.
– Авыл җанлы булуыма ата-анама рәхмәтлемен. Әтием Шамил Абдрахман улы – танылган рәссам иде. Татар мәктәбен тәмамлаган гап-гади авыл егете Казандагы сәнгать училищесында, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында укыган, Татарстан Рәссамнәр берлеге рәисе урынбасары да булган, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе дә. Ул бик күп картиналар иҗат иткән. Гомере генә кыска булды, 2004 елда 53 яшендә инфаркт тан үлеп китте. Аның картиналары Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда да саклана. Буа шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда да бик күп картиналары белән танышырга була. Әле февраль аенда гына анда әтием Шамил Нигъмәтнең картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Аны Буа якташлар җәмгыяте оештырды. Черки Килдуразда былтыр әтием хөрмәтенә музей ачарга тиеш идек. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, бу эшне туктатып тордык. Музейны быел җәй ачарга ниятләп торабыз. Анда әтинең 40 картинасын бүләк иттек. Иҗатында табигать, күршеләр, авылдашлар, чөгендер алучы апалар, ындыр табагында эшләүчеләр сүрәтләнгән. Әлки районында туып үскән әнием Рәфидә балалар бакчасында логопед булып эшләде. Кайбер хәрефләрне тиешенчә әйтә алмаучы балаларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтте. Туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белүебез алардан күчкән. Нәселемнән көч алып яшим кебек тоела миңа.

Китап укырга яратабыз
– Туган телне саклауда китапларның өлеше әйтеп бетергесез. Элек балалар өчен татар китаплары табу проблема иде. Хәзер җайлы, Татарстан китап нәшрияты сайтыннан үземә кирәкле китапларны сайлыйм. Казанга баргач, кереп алам. Бик арзан алар, андый бәяләрне күргән дә юк. Нәниләр өчен шундый матур бизәлешле, эчтәлекле, төсле рәсемнәргә бай, затлы китаплар өчен 40-100 сум акчамы инде ул? Нәниләргә 500 сумга ун-унбиш китап сатып алырга була. Бөтен таныш-белешләремә дә гел тәкъдим итәм аларны, – ди Айсылу Нурислам кызы. – Ул китапларның тагын бер өстенлеге бар: шигырьләр, әкиятләр татар, рус телләрендә дә, кайберләрендә инглизчә дә бирелә. Өйдә балаларга “Салават күпере” журналы алдыртам. Аны кунак көткәндәй көтеп алалар, шул журналны күргәч, сөенәләр инде.
Кичләрен бергәләшеп китап уку – гаиләдәге иң рәхәт мизгелләр.Телевидениедә балалар өчен татарча тапшырулар күбрәк булсын иде. “Шаян” тапшыруын карау өчен генә дә без хәзер “Триколор”да мультфильмнар каналына өстәмә язылдык. Ул тапшыру НТВда да, “Карусель” каналында да күрсәтелми бит. Улларыма телефонны бик сирәк бирәм: “Карасагыз да, татарча мультиклар гына карагыз”, – дим. Анда да Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шәүрәле”се кебек бик матур әкиятләрне табып карарга була.

Оясында ни күрсә,очканында шул булыр
– Балалар бакчасына йөрүче Кәрим, Мансур белән өйдә гел үз телебездә генә сөйләшәбез. Тууга туган телен ишеткән, “әннә” дип теле ачылган сабыйларның киләчәктә дә саф татар телендә сөйләшүләрен телим. Әмма бездән генә тормый шул әле. Улларыбызның күп вакыты балалар бакчасында уза. Группада башка милләттәге бер-ике генә сабый булса да, аларча сөйләшә башлыйлар, русчаны бик тиз эләктереп алалар. Ул сүзләр өйгә дә ияреп кайта. Бу бер яктан файдалы да, чөнки ике телне дә өйрәнәләр. Ә икенче яктан караганда, рус телен куллану даирәсе болай да киң бит. Балалар бакчасында телебезне саклауга аерым зур урын бирелергә тиеш, минемчә. Кечкенә чакта өйрәнгәннәр хәтергә бик нык сеңеп кала бит ул. Әле укырга кергәнче үк әби-бабам өйрәткән догаларны хәзер дә яхшы беләм. Улларыма да берничә дога өйрәттем. Үскәч дин юлыннан китәсеңме син, юкмы, ул барыбер кирәк. Кеше нәрсәдән дә булса куркырга, ышанырга тиеш. Шуңа да мин тел белән дин янәшә барырга тиеш дип саныйм. Зур теләгем бар: ике улым да, үсеп җиткәч, матур итеп, үз телебездә сөйләшсеннәр, башка телләрне өйрәнсеннәр, киләчәк буыннарга да телебезне яратырга, динебезне сакларга ярдәм итсеннәр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев