Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша

Районыбызның “Дубрава” җәмгыяте филиалларында быел барлыгы 3221 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелде.

18 октябрьгә район буенча барлык мәйданнарның 2910 гектарында уңышы казып алынган. Бу барлык мәйданга карата 90 проценты дигән сүз. Барлыгы 69 мең 800 тонна чимал алынган. Район буенча уңдырышлылык – 240 центнер. 
Җәмгыятьнең беренче- икенче филиалларында татлы тамыр алу төгәлләнгән. Беренче филиалда 1033 гектар мәйданда игелгән шикәр чөгендереннән барлыгы 16 мең 767 тонна чимал алынса, икенче филиалда 1120 гектар мәйданнан 22 мең 400 тонна чөгендер алынган. Беренчесендә һәр гектардан уртача – 162, икенчесендә 200 центнер уңыш чыккан. Хәзерге вакытта чөгендер алу комбайннары өченче филиалның Хуҗа Хәсән авылы басуында эшли. Биредә 1068 гектар мәйданда игелгән татлы тамырның 739 гектарында уңыш җыеп алынган. Хәзергә 11мең 85 тонна чөгендер казып алынган. Һәр гектардан 150 центнер уңыш чыга. Бүгенге көнгә Буа шикәр заводына район буенча 17 мең 151 тонна чимал озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев