Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген район үзәк Мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бәйрәм тантанасына әфганчылар тормыш иптәшләре белән бергә чакырылган иде. Тантананы Гөлинә Габдрахманова һәм Ленар Баһавиев алып барды. 
“Яшь армиячеләр” сәхнәгә Россия Кораллы Көчләре, Россия, Татарстан, Кайбыч, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте флагларын алып менгәннән соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз әфганчыларын Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук, Әфган җирендә ятып калган якташладыбызның әниләренә, туганнарына, барлык әфганчыларга юбилей медальләрен тапшырды. Медальләр тапшыру концерт программасы белән үрелеп барды. 


Концерттан соң, район үзәгендә Әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг үтте. Анда һәйкәлгә виноглар, чәчәкләр салдылар. 
Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарында әфганчылар оешмасы рәисе Фәнис Зәйнуллин, Кайбыч районы Әфганчылар берлеге рәисе Фрат Миңнуллин, районда “Яшь армиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов чыгыш ясады. 
Митингтан соң әфганчылар кафеда мул табын артында әңгәмәләрен дәвам иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X