Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта тантаналы төстә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле Кайбычта 926 гаиләгә сертификат тапшырылган.

Шуларның 46сы аны агымдагы елда алган. Олы Кайбыч мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концертта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тагын ике гаиләгә тантаналы төстә Ана (Гаилә) капиталына сертификат тапшырды. Алар – Бәрлебашыннан Гүзәл һәм Фәнис Өметбаевлар, Олы Кайбычтан Лилиана һәм Тимур Яруллиннар. Өметбаевлар уллары Фирнат, Фәнил, Рәдифкә сеңлекәш – Гөлфинәне, Яруллиннар кызлары Лианеллага шулай ук сеңлекәш – Эльдананы алып кайткан. 
- Сабыйлар тууыны арттыру, яшәү шартларын яхшырту максатыннан нинди генә ярдәм чараларын уйлап чыгармыйлар. Бу сертификатларны яшь гаиләләргә зур бүләк дип саныйм. Шулай да Кайбычта демография актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Балалар күбрәк тусын иде, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. 
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да изге теләкләрен җиткерде, сабыйларның сау-сәламәт булып, әти-әни тигезлегендә үсүләрен теләде. Кайбычта яңа тормыш юлына аяк басучы парлар яңа туган сабыйларга дип үзләренең бүләкләрен калдыра икән. Чулпан Камалиева сертифактлы нәниләргә әлеге бүләкләрне – йомшак уенчыкларны тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев