Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Татар малае, татар кызы” бәйгесен ел саен үткәрергә җыеналар

Республиканың башка төбәкләрендә еш үткәрелеп килсә дә, безнең районда “Татар малае”, “Татар кызы” бәйгесенең булганы юк иде әле.

Соңгы араларда эшен аеруча активлаштырган «Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева аны бездә дә уздыру инициативасы белән чыкты. Яшь талантларны барлау һәм үстерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, ата-аналарны да халкыбызның рухи, тарихи-мәдәни мирасына тарту максатындагы бу бәйге район башлыгы теләктәшлегендә бездә дә күңелле узды.

Район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасында үткән әлеге бәйгедә Олы Кайбыч, Олы Урсак, Иске Чәчкаб, Кошман, Иске Тәрбит, Олы Тәрбит һәм Борындык авылларындагы балалар бакчасында тәрбияләнүче дүрт малай һәм җиде кыз катнашты. Алар башта үзләре белән таныштырды, шигырьләр сөйләде, җыр-биюләр башкарды, такмаклар әйттеләр, спорт белән дә дус икәннәр. Әти-әниләре белән бергә гореф-гадәтләр, йолаларыбызны да күрсәттеләр.
– Бүген без балалар чыгышына сокланып карап утырдык. Аларны әзерләүгә зур көч куйган тәрбиячеләргә, музыка җитәкчеләренә, әти-әниләренә зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Балалар бер дә югалып калмады, яхшы чыгыш ясады, – диде Җәмилә Сәгыева.
Бәйгедә катнашучыларның барысы да милли киемнәрдән иде. Жюрига җиңүчеләрне ачыклавы җиңел булмады, чөнки балаларның барысы да та-лантлы. Шуңа да аларның һәркайсын махсус дипломнар белән билгеләп үт-теләр. Иске Чәчкаб авылыннан милли киемдәге Ибраһим Шаһиевка читеге дә бик килешеп тора. Иң яхшы сәхнә образын тудыручы да ул булды. Әнисе Альбина балалар өчен халык уены да үткәрде. Олы Урсактан Марат Сираев-ны иң активы, Кошманнан Инсаф Нәфыйковны иң тапкыры дип атадылар. Олы Тәрбиттән Рузинә Гыйбадиевага көч бирергә әнисе генә түгел, дәү әти-се Равил, дәү әниләре Сания белән Гөлзада да килгән иде. Әнисе Гөлназ шул ук вакытта аның тәрбиячесе дә. Рузинә дә үзен сәхнәдә иркен тора. Әнисе белән бергә ясаган нәсел шәҗәрәсе күпләрне үзенә җәлеп итте,  татар ха-лык җырын да күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар. Жюри Кош-маннан Азалия Җәләлиева, Борындыктан Милана Алексеева, Иске Тәрбиттән Милена Ефимованың чыгышларын да яратты. Аларның барысы да зирәкләр, тапкырлар. Иске Чәчкаб балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Утеева кул астында шөгыльләнүче Сиринә Фәхретдинова күбәләктәй очып-очып биеде. Кызлар арасында иң яхшы сәхнә образын күрсәтүче дә ул булды.
– Сүз дә юк, мондый бәйгеләрдә катнашу балаларга алга таба да үсәргә этәргеч бирә, үз көчләренә ышанычлары арта, җиңелрәк аралаша башлый-лар. Бәйгедә биремнәр бик күп иде, шуңа да аңа көн- төн әзерләндек, – диде алты еллык эш стажы булган педагог Светлана Утеева.
Олы Урсактан Диана Мөбәриева нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнә икән. Үзенең сыгылмалыгы, музыкага сәләтле булуы белән ул “Мисс грация” исеменә лаек булды.
Миләшкәй”гә йөрүче Адилә Гатауллина белән Булат Баһавиев “Татар кызы”, “Татар малае” булып “ танылды. Тәрбияче апалары Айгөл Миңнуллина алар өчен бик тырышкан. Әти- әниләре Әлфиназ Гатауллина, Гөлнара һәм Рөстәм Баһавиевлар да читтә калмаган: милли бәйрәмебез Сабан туеннан күрене-шләр күрсәткәндә, әнә ничек ярдәм итеп тордылар алар!
 Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бәйге бик яхшы итеп оешты-рылган иде. Аның башка елларда да нәни талантларны ачуга старт мәй-данчыгы булып торачагына ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев