Кайбычта «Татарча диктант» акциясе үткәрелә
Татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби әсәрләргә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатында, Бөтендөнья татар конгрессы, 2016 елдан башлап, «Татарча диктант» акциясен үткәрә. Быел ул Кайбыч районында да узачак.
27 октябрьдә 13.00 сәгатьтә барлык төп һәм урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә, яшенә һәм милләтенә карамастан, һәр кеше татар телендә диктант яза ала. Бу хакта алдан мәгариф бүлегенә 2-10-46 номерына шалтыратып әйтергә кирәк. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев