Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта терлекләрне чиплаштырырга җыеналар

“Туган як-Агро” хуҗалыгында агрофирмалар, крестьян фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында киңәшмә үтте.

Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов үткәрде. Сүз малларны чиплаштыру, ягъни ветеринария паспортларын булдыру турында алып барылды.
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекләрнең бердәм идентификациясе буенча закон үз көченә керә. Бүген сезне шул хакта сөйләшергә, чиплаштыру белән таныштыру максатында чакырдык. Әлегә кадәр мал турындагы барлык мәгълүматлар махсус журналга язылып барылса, чиплар куелгач, компьютердан шул чипларга кертеләчәк, - диде Радик Камалетдинов.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәре Ирек Сабирҗановка бирде.
-Әлеге система ветеринария белгечләренә ферма буенча мәгълүматларның тулы базасын бирә. Ул бик җайлы система, кирәкле бөтен мәгълүматны шул чиптан алырга мөмкин. Бу эш сынау рәвешендә Арча һәм Балтач районнарында башланды. Бозауларның бер колагына бердәм мәгълүмати системага теркәлгән сан һәм GR-код белән менә шундый тамгалар урнаштырыла, - диде Ирек Сабирҗанов киңәшмәдә катнашучыларга бозаулар колагына тагылачак чипларны күрсәтеп. -Идентификацияләүне яңа туган бозаулардан башларга киңәш ителә. Бозауның бер колагына номер язылган, икенчесенә чип куелган алкалар беркетелә, шулай итеп, терлекнең ветеринария паспортын булдыра. Ул паспортта барлык мәгълүматлар да туплана һәм аның белән һәркем таныша ала. Моның өчен махсус программа кертелгән телефонны терлеккә беркетелгән GR-кодка якын китерү дә җитә. Чип куелган терлекне чалып, итен сатуга чыгаргач, аның хакында бөтен мәгълүмат та сатып алучыга билгеле булачак. Кәрәзле телефон белән чиптагы мәгълүматны “укырга” мөмкин була. Ул мәгълүматларга бозау кайда туган, нинди авырулар кичергән, аңа нинди прививкалар ясалган, кайда чалынган – бернәрсәне дә яшереп калып булмый.
“Туган як -Агро” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Хафизов бу юнәлештә үзләрендә нинди эшләр алып барылуы хакында сөйләде. Ул ноутбуктан маллар турында кертелгән мәгълүматларны күрсәтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рәис Нигъмәтҗанов малларга азыкны рацион буенча баланслап ашату, яшь үрчем өчен угыз сөте запасы булдыру турында сөйләде.
Бу яңалык бар җирдә дә гамәлгә кертелә. Хәзер авылда да кәрәзле телефоны булмаган кеше юк, димәк, алар терлек турында үзләренә кирәкле мәгълүматны тиз таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев