Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта товар җитештерүчеләргә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануга рөхсәт бирүче сертификатлар тапшырылды

Сертификатлар «ТАССР оешуның 100 елллыгы елы»на старт бирелгән көнне бирелде.

Әлеге билгегә, беренчеләрдән булып, «СЛ-Молоко» җәмгыяте, «Йолдыз» кооперативы һәм Кайбыч икмәк пешерү комбинаты лаек булды.
«Хәзер алар җитештергән сөт, ит продукциясе һәм икмәк-булка изделиеләре сатуга «ТАССРның 100 еллыгы» тамгасы белән чыгачак. Товарга әлеге логотипны төшерү продукциянең сыйфатын гарантияли. Бу, шул ук вакытта, Татарстанның 100 еллык тарихын пропагандалау да, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бу оешмаларның җитәкчеләренә сертификатлар тапшырганда.
Кайбычта яшәүчеләргә аларның продукциясе яхшы таныш. Казанда узучы ярминкәләргә дә машина-машина товар төяп килгән кайбычлыларны көтеп алалар. Чөнки беләләр: сөт-катык¬лары, эремчек-каймаклары, казылыклары сыйфатлы, ипиләре тәмле.
Әле алай гына да түгел, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да туган якларындагы тәмле ризыкларны сагына. Хәзерге вакытта Төркиядә гомер кичерүче Кече Кайбыч авылы кызы Кадрия Әхтәриева –Сойтекин, җәй көне гаиләсе белән редакциягә кергәч, болай дигән иде.
– Төркиядә бөтен нәрсә дә бар. Әмма анда Кайбычтагы кебек пешкән икмәк юк.  Аның тәме минем тел очымда тора. Кайбыч икмәген бер генә тәмле әйбер дә алыштыра алмый, аның даны ерак¬ларга таралган. Моны аңлау өчен чит җирләрдә йөреп кайтырга кирәк, – дигән иде.
Кибет киштәләрендә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе белән маркаланган товарларны күрсәгез, бер дә аптырап калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев