Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте

Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.

Олы Кайбычтагы чаңгы базасында узган эстафета ярышларында оешмалар, авыл җирлекләре, мәктәпләрнең 9 һәм 11 класслар укучылары, пенсионерлар катнашты. Чаңгылары булмаучыларга хәзер борчылырга урын юк. Чаңгы базасы администраторы Хәмзә Сибгатуллин әйтеп узганча, монда 100 пар чаңгы бар, ярыш көнне 54 кеше аны прокатка алып торган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спорт сөючеләргә уңышлар теләде.
9 класска кадәрге укучылар командалары арасында Олы Урсак төп белем бирү мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит урта мәктәбе 9 һәм 11 класка кадәрге укучылардан икешәр команда алып килгән. Иске Тәрбит мәктәбенең беренче командасы – икенче, Олы Кайбыч мәктәбе командасы - өченче урында.
11 класска кадәрге командалар арасында Иске Тәрбит мәктәбенең ике командасы да беренче-икенче урыннарны яулады. Олы Подберезье урта мәктәбе укучылары - өченче урынга чыкты.
Оешмалар, авыл җирлекләреннән 12 команда катнашты. Шулар арасыннан Олы Урсак авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Чүти һәм Мәлки авыл җирлекләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Пенсионарлар арасында Фаил Шаһивәлиев -беренче, Альберт Ярхәмов икенче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Дамирә Шаһивәлиева җиңү яуласа, Рамилә Баймиева икенче урынны алды. Пенсионерларга медальләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Башка җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү дүшәмбе көнне эшлекле планеркада булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев