Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта тәрбиягә бала алган ата-аналар катнашында утырыш узды

Тәрбиягә бала алган ата-аналар катнашында район Советының актлар залында утырыш үткәрелде. Алар белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова очрашты.

Бүгенге көндә безнең районда балаларны тәрбиягә һәм опекага алган 24 гаилә бар, аларда 40 бала үсә. Профилактика органнары вәкилләре әле шушы араларда гына балаларның яшәү шартлары белән танышу, хокуклары, милекләренең сакланышын тикшерү максатында һәр гаиләдә рейд үткәргән. Фатыйма Бикбова рейд нәтиҗәсе һәм үтәлергә тиешле таләп ләр турында сөйләде. Зөлфия Гарәфетдинова әйтеп узганча, Яшел Үзән шәһәрендә 22 районнан килгән белгечләр катнашында узган киңәшмә дә тәрбиягә бала алган гаиләләр темасы күтәрелгән. Очрашуда алимент түләү, балаларның диспансеризация үтүе, мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев