Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Төркиядән кунак бар

Рамазан-шәриф аеның да санаулы көннәре калып бара. Бу изге айда Татарстанга ерак Төркиядән Коръән-хафизлар килү матур гадәткә әйләнде.

 Быел Казанга килгән 46 имамның берсе – Мөхәммәт хәзрәт Шимшекны Кайбычка билгеләгәннәр. Күркәм традициягә тугры калып, быел да газета укучыларыбыз игътибарына Төркия кунагы белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әңгәмәдәшем татар һәм рус телләрен белмәү сәбәпле, аның белән аралашырга район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин ярдәм итте.

– Мөхәммәт хәзрәт, иң элек үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. 
– Мин Төркиянең Туртун өлкәсе Балбашы авылында туып-үстем. Башлангыч һәм урта белемне туган авылымда алдым. Измир шәһәрендә имам-хатыйб курсларын үттем. Хәзерге вакытта Эрзерум шәһәрендәге “Касыйм патша мәчете”ндә имамлык итәм. Тормыш иптәшем – Зәйнәп.  Зөләйха һәм Әлиф Әбрар исемле ике кыз, Мостафа исемле ул үстерәбез.
– Моңарчы Коръән-хафиз буларак кайсы да булса илгә барганыгыз булдымы, Татарстанга нинди максатта килдегез?
– Коръән-хафизлар – Коръәнне тулысы белән яттан белүчеләр. Рамазан аенда беренче чиратта аларны тәравих намазларын алып бару өчен чакыралар. Чөнки бу намазны укыганда Коръәнне хәтем чыгалар. Ягъни, изге китапны берьюлы тулысынча укыйлар. Изге Рамазан аенда бу сөннәт гамәл булып санала. Күпчелек илләрдә аны халык белән бергә намаз укыганда чыгалар. Бу очракта аның савабы тагын да күбрәк була. Коръән-хафизларны нәкъ менә шуның өчен чакыралар да инде. Аларны Россиягә генә түгел, мөселманнар яшәгән башка төбәкләргә, дөньяның төрле почмакларына җибәрәләр. Моңарчы бер илгә дә барганым юк иде, беренче тапкыр Россиягә килдем. Моңа үзем теләк белдердем. Бирегә килгәнче имтихан тапшырдык, иң күп балл җыючыларны сайлап алдылар. Бу сынауны узучылар арасында мин дә бар идем. 
– Казан шәһәре сездә нинди тәэсирләр уятты?
– Казанда озаклап йөрер­гә туры килмәде, шулай да, республика ифтарына барганда, Татарстанда мәчетләрнең дә, чиркәүләрнең дә күп булуына игътибар иттем. Димәк, монда диннәргә караш тигез һәм бертөрле.  Мисал өчен, минем туган авылымда православлар юк диярлек, ләкин борынгыдан калган “Мәрьям Ана чиркәве” бар.  Бу тарихи бинага дөньяның төрле почмагыннан туристлар килә. Диндә мәҗбүриләү юк. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә дә әйтә. Чиркәүнең әнә шулай саклануы мөселманнарның христиан динендәгеләргә аңлау белән, дуслык күзлегеннән каравын аңлата.
Башкалага баргач, күңелем бер дә өнәмәгән бер күренешкә – Рамазан аенда урамда ашап йөрүчеләрнең күп булуына игътибар иттем. Дин буенча кайбер мөселманнарга ураза тотмаска рөхсәт ителгән: кемдер авырый, кайбер хатын-кызлар бала имезә, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Шулай да алар моны яшерергә тиеш. Бу ураза тотучыларны хөрмәт итү була.
Әлеге урында Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бер риваят сөйләде: 
– Пәйгамбәребез заманында бер яһүди ураза вакытында улының урамда көнбагыш ашап йөргәнен күрә һәм аны болай дип әрли: “Мөселманнарның Рамазан ае бара, аларга хөрмәт белән кара, урамда ашап йөрмә,” – ди. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә бу малайның әтисенең гөнаһларын гафу кыла.
– Кайбыч халкы турында нинди фикер туды? 
– Сезнең районга килгәч, ифтар ашларына бардык. Җирле халыкның телен аңламасам да, кешеләрнең ачык йөзләреннән, карашларыннан аларның кунакчыллыгын, хөрмәтен тойдым. Моның өчен Кайбычлыларга рәхмәт әйтәм, шул ук вакытта мөселманнарны мәчетләргә намазга өндәп калам. Бәлки белеп тә бетермимдер, ураза тотучылар күптер, ләкин мәчеткә йөрүчеләрнең азрак икәнлеген күрәм. Бездә, Төркиядәге кебек, тәравих намазлары тулы мәчетләр белән узса, тагын да хәерлерәк булыр иде.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә туган илегезгә исән-сау кайтып җитәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Төркиядән кунак бар