Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта төрле еллардагы комсомоллар очрашты

ВЛКСМның 100 еллык юбилее көнендә Кайбычта төрле буын комсомолларының очрашуы булды. Әлеге данлы юбилейны оештыручылар барлык авыл җирлекләреннән дә делегацияләр чакырган иде. Эшчәнлеген узган гасырның туксанынчы елларына кадәр алып барган комсомол оешмасы илебездә яшәүче барлык кешеләрне диярлек үз эченә алган.

Йөз еллык юбилей тантанасына кафега килүчеләр ялкынлы комсомол елларын искә алды, хатирәләрне барлады, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты. 
– Бу залга төрле буыннарның иң актив комсомолларын чакырдык, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлап. – Без бүген бергәләп комсомол чорын искә төшерербез, җырларын башкарырбыз. 
Апас комсомолы райкомында биш ел дәвамында беренче секретарь булып эшләгән Рәмис Рафисович Кайбыч районында комсомол оешуы турында шактый күп кенә тарихи мәгълүматлар да туплаган. Ул беренче комсомол ячейкасының 1918 елның декабрь ахырында Ульянковода оештырылуы, аның белән Василий Рябов җитәкчелек итүе, соңрак аның СССР нефть промышленносте министры урынбасары булып китүе, Афанасий Калашниковның да комсомолда актив эш алып баруы, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булуы хакында сөйләде. Кайбычта комсомол 1927 елда оеша, аның белән Казаннан килгән Макаров җитәкчелек иткән. ВЛКСМ комитетының беренче секретарьлары булып Мәҗит Баязитов, Рәимов, Евдокия Кисилева, И.Т.Чекмарев, Гата Гарифуллин, Гариф Юзиев һәм башкаларның эшләве мәгълүм. Бу хакта без “Кайбыч таңнары” газетасының узган санында тулырак язган идек. 
Районыбызның барлык авыл җирлекләреннән дә килгән элеккеге комсомоллар шул елларның тулы картинасын булдырырга ярдәм итте безгә. Алып баручы билгеләп узганча, алар бүген дә безнең сафта, кул кушырып утырмый, күбесе җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ветераннар Советлары белән җитәкчелек итә. Ульянководан Евгения Стерякова әнә шундыйларның берсе. Комсомолда узган яшьлеге турында сөйләгәч, авылдашлары Евгения Кирилова һәм Татьяна Пантелеева белән бергәләп комсомол турында шигырьләр дә укыдылар, ә ул чактагы популяр җырны башкарганда, бөтен зал кушылды. 
Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин элеккеге “Йолдыз” колхозы бригадасында комсомол секретаре булган. “Комсомоллар һәр эштә башлап йөрде. Алар язгы чәчүдә дә катнашты, урып-җыю эшләрендә дә беренче булды. Комсомол яшьләр эшләгән фермалар гел алдынгылар сафында атлады. Безнең колхоз яшьләре удар хезмәтләре өчен бирелгән күчмә вымпелны ике ел буе­на үзләреннән ычкындырмады. Ялкынлы җыелышлар, егетләрне армиягә озатулар бер дә онытылмый. ВЛКСМның 50 еллыгы уңаеннан актив комсомолларны Ленин эзләре буйлап Ульяновск шәһәренә экскурсиягә җибәргәннәр иде”, – дип хатирәләргә бирелде ул. Аннан соң сүзне үзе белән бергә эшләгән Роза Ситдиковага бирде.
 
ВЛКСМ тарихы –
 ил тарихы 
Комсомол – ул бабаларыбыз, әти-әниләребезнең яшьлеге. Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар фронтның алгы сызыгында булган. Чирәм җирләрне үзләштерүдә дә башлап йөргәннәр. Соравылда яшәүче Геннадий Михайлов та үзенең комсомол лидеры булуы белән горурлана. “Күңелем белән үземне әле дә комсомол итеп хис итәм, билетымны да кадерләп сак­лыйм. Алты ел буена җиде авылны үз эченә алган “Восход” колхозында комсомол секретаре булып эшләдем. Ул вакытта авылда яшьләр күп иде,” – дип сөйләде ул. 
Кече Мәме авыл җирлегеннән килүчеләр исеменнән чыгыш ясаган ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева болай диде: “Бу авылга килгәндә миңа 19 яшь кенә иде әле. Ул вакытта комсомол секретаре булып Нина Токсарова эшли иде. Авыл яшьләре “Аэлита” вокал ансамбле оештырды. Буада, Казанда үткәрелгән конкурсларда да чыгыш ясадык. Лауреат буларак бирелгән диплом әле дә мәктәп музеенда саклана.” 
Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков 1986 елга кадәр комсомол сафында торган. “Ул һәр көне вакыйгаларга бай булган һәм үзенә тартып торучы оешма иде. Без салам эскертләргә дә йөрдек, төне буе эшләп арысак та, өйгә җыр­лый-җырлый кайта идек. Макулатура да җыйдык. Нинди генә бәйрәм, концертлар оештырмый идек.Терлекчеләр алдында да еш чыгыш ясадык. Комсомол ялкыны безнең күңелләрдә әле дә яши,” – диде ул. 
Оешма яшьләрне зур эшләргә рухландырып кына калмаган, ул гашыйк йөрәкләрне бер-берсенә бәйләгән. Олы Кайбычта яшәүче Гүзәл һәм Рәмис Хәялиевлар 1987 елда нәкъ менә комсомол туен гөрләткән! ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган юбилейда комсомол таныштырган башка парлар да бар иде.  Алар – Салтыйганнан Гөлсинә һәм Радик Камаловлар, Морат авылыннан Валентина һәм Константин Кузнецовлар. Константин Григорьевич белән Валентина Алексеевна һөнәрләре буенча укытучылар. Алар да ул чордагы авыл яшьләренең төрле идеяләр белән янып яшәве турында сөйләде. “Комсомол прожекторы” да чыгарганнар, хоккей да уйнаганнар, вокал-инструменталь ансамбльдә дә чыгыш ясаганнар. 
Иске Чәчкаб авылыннан килгән Васыйл Шаһиәхмәтов та комсомол елларын бүгенгедәй яхшы хәтерли. Ул үзе 1974-1977 елларда “Правда” колхозында комсомол секретаре булган. Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен ВЛКСМ Үзәк комитетының “Бишьеллыкның яшь гвардиячесе” бронза медаленә дә лаек булган. Аны 1976 елның 27 гыйнварында Апаста тапшырганнар. Бу билгегә башка актив комсомоллар да лаек булган. 
– “Правда” колхозы тарихында бер көнне дүрт пар язылышкан һәм туй гөрләткән көн дә булды. Яңа өйләнешүчеләр – Олы Кайбычтан Суфия Сабитова белән Мансур Гарәфетдинов, Иске Чәчкабтан Асия Гыймранова белән Тәлгать Хуҗин, Кошманнан Нурфидә Шәйхетдинова белән Фәргать Садриев, Кече Кайбычтан Фәридә Зиннурова белән Рифкать Алимбеков бизәлгән атларда килгән иде. Колхоз идарәсендә узган язылышу тантанасында Апас райкомы ВЛКСМы секретаре Василий Кузнецов, икенче секретарь Фәрит Айзатов һәм ВЛКСМ өлкә комитетыннан өч инструктор катнашты, – дип сөйләде ул. 

Ярыш җиңүчеләре 
1977 елда комсомол- яшьләр звеноларында эшләүчеләр – Иске Чәчкаб­тан Мәсхүт Таҗетдинов һәм Салтыйганнан Радик Камалов турында республика газеталарында да язганнар. Алар республика комбайн­чылары арасында гел беренче-икенче урыннарны яулаган, Ялтага, Болгариягә юллама белән дә бүләкләнгәннәр. Радик Камалов ВЛКСМның өлкә комитеты конференциясенә делегат итеп тә сайланган.Кече Кайбычтан Рәшит Зиннуров 1977 елда фермага эшкә килә. “Хезмәт биографиямдә комсомол зур урын алып торды, – диде Рәшит абый. – Ул вакытта “Правда” колхозы зур хуҗалык иде. Бердәм булып эшләдек. Кече Кайбыч фермасы комсомол- яшьләр фермасы иде. Күрсәткечләребез буенча рес­публикада өченче урынны яулаган идек. Бу хакта Казан газетасына да яздылар.”
 
Яшьлек һәм иҗади ялкын символы 
Комсомол мәктәбен узу­чыларга бердәмлек, җаваплылык хисләре хас, аларның барысын да туган илеңне ярату, патриотизм хисләре берләштерә. Бу оешма яшьләрдә батырлык, ныклык, гаделлек, изгелек кебек матур сыйфатлар да тәрбияләгән, алар киләчәккә зур өметләр белән яшәгән. 
– Комсомолда узган елларымны әле дә сагынып искә алам, – диде озак еллар буена Борындык мәктәбендә вожатый булып эшләгән Тәнзилә Гарифуллина. –Бездә дә төрле чаралар еш үткәрелә иде. Советлар Союзы Геройлары Галләм Морзаханов, Михаил Девятаев белән очрашу уздыруыбыз да исемдә. Комсомол лидерлары Гүзәл һәм Чулпан Фәтхуллиналар, Рушания Нигъмәтҗанова да безнең мәктәптә белем алган. 
Борындык комсомоллары Илмас Зарифуллин белән Рания Гарифуллина ВЛКСМның Мәскәүдә узган 17, 20 съездларының делегатлары да булган. 
Кошман мәктәбе музее җитәкчесе Рузалия Садрие­ва белән ветеран-укытучы Рушания Нәфыйкова очрашу­га озак еллар шушы мәктәптә укыткан Вәли Мершинов эшләп калдырган “Кошман авылы комсомол тарихы” дигән альбом да алып килгән. Мәктәп музеенда шундый берничә альбом саклана икән. Аның берсендә комсомол юлламасы буенча Алтай якларына чирәм җир күтәрергә киткән Хәмзә Шаһидуллинның укучыларга атап язган хаты да саклана. Ә Иске Чәчкабтан Ринат Гыйльманов КамАЗда яшьләр төзелешендә катнашкан. Ул 1976 елда конвейрдан беренче КамАЗ автомобиле төшүнең шаһиты да. 
Мөрәле авылы мәчетенең имам-хатыйбы Галимулла абый Гыйбадуллин да комсомолда кайнаган шәхесләрнең берсе. “Память Ленина» колхозының комсомол секретаре буларак беләләр аны. Бабасы кулак дип табылган өчен 1955 елга кадәр комсомолга алмауларын да  хәтерли ул. 
– Комсомол яшьләрне тәрбияләүче оешма иде. Ул вакытта безнең колхозда Мөрәле, Федоровское, Бәли, балык хуҗалыгы, тимер юл станциясе, Колаңгы һәм аның тирәсендәге авыллардан барлыгы 480 комсомол исәпләнде. Кайбыч районындагы һәм Чувашиянең Комсомол районындагы яшьләр үзара ярыша иде, – дип сөйләде ул. 
Райондагы “Яшь армиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов хәзер әлеге хәрәкәтнең үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләвенә басым ясады. 
Комсомоллар белән очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдыргандыр дип уйлыйм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев