Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта туган көн-юбилейлар белән котлауларның күп булуы хезмәт кешесенә булган хөрмәтне күрсәтә

Бала чакта һәр туган көнне көтеп, шатлык-куанычлар белән каршы аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә.

Еллар узган саен туган көннәрне сабыррак каршы ала башлыйбыз.Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга аваз саласың, кай арада аккан судай узган гомер үзенең олылыгын дистә еллар белән билгели.
Галия Кайбицкая исемендәге музейда узган очрашуда район башкарма комитеты эшләре белэн идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин май-июнь айларында түгәрәк даталарын билгеләп үткән юбилярларны туган көннәре белән котлап, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Рафия Гайнуллина, Раминә Пашкина, Талия Маннанова һәм Лилия Закирова Кайбычта төрле тармакларда намус белән хезмәт куйган, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.
Йөзләрендә нур уйнап торганда, юбилей – гомернең бер тукталышы, җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да. әбиләр чуагы да булыр. Очрашуда катнашучылар яшьнәп уткән яшьлек елларына кайтып килделәр, балачакка сәяхәт ясадылар, рәхәтләнеп аралаштылар, күңелләрдә истәлекләрен яңарттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев