Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музее ачылды

Кайбыч ягы музее кайбычлыларның күптәнге хыялы иде. Район үзәгендәге Галия Кайбицкая исемендәге музей экспонатларга бай булса да, анда опера-сәхнәсе йолдызының шәхси әйберләренә күбрәк урын бирелгән, ә төбәгебез тарихын чагылдырганнары азрак, чөнки урын җитәрлек түгел иде. 28 ел буена хыялда гына йөргән музей, ниһаять, 20 апрель көнне үзенең ишекләрен ачты.

Бу көнне Кайбыч үзенең чираттагы туган көнен бәйрәм итте. Музей ачу тантанасында район халкы һәм дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар арасында ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, якташларыбыз- ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова һәм башкалар бар иде. Районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров та кунаклар арасында. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге музейның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылуы хакында сөйләде. Чөнки, эш финансларга барып терәлгәч, ул Президентыбызга мөрәҗәгать иткән һәм мәсьәлә уңай хәл ителгән. Ә музей белән озак еллар буена мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләп, әле узган ел гына лаеклы ялга чыккан Илдар Шакиров җитәкчелек итәчәк. Ул экскурсовод ролендә дә үзен оста итеп күрсәтте, музей буенча экскурсияне эчтәлекле итеп алып барды. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев