Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта узган «»Без бергә» фестиваленең район турыннан репортаж

Кайбыч җиренең эчәр сулары шундыймы икән, сәләтле балалар күп бездә. Үсеп килүче яшь буынның талантын күреп, аны тагын үстерүгә педагоглар да зур тырышлык куя. Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсе районның әнә шундый укучыларын үзенә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабына җыйды. Әлеге фестиваль “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсын да үз эченә ала. Ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучы балалар һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү, Россия халыклары традицияләрен дәвам итү, милли кыйммәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелә.

Район мәдәният йорты укучыларның шат авазыннан яңгырап торды ул көнне. Күңелле ыгы-зыгы фойедан ук башланды: кемдер фестиваль кысаларында үткәрелгән «Туган як киңлекләре» конкурсына килгән фотолар һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмә белән таныша, икенчеләре җыр-биюләрен кабатлый, костюмнарын төзәтә, истәлеккә фотога төшә. Фестивальнең район турында 17 мәктәптән 112 бала катнашты. Ул кече төркемдә 8-12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар арасында  халык вокалы (соло), халык ансамбле, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, модалар театры һәм иҗади гаилә номинацияләрендә үткәрелде.  Чүтидән Камилә Шәйдуллина бәйгегә әнисе Алчәчәк белән бергә килгән. Икесе дә бертөсле киенгән – өсләрендә матур яшел күлмәк һәм камзул. 
– Кызым Камилә беренче класста укый, икәү бергә җырлыйк әле дигәч, каршы килә алмадым. Күлмәкне дә тегеп булмас кебек иде. Күз курка, кул эшли дигәндәй, интернеттан карап өйрәндем дә, тотынгач килеп чык­ты. Шуннан соң үземә дә тектем, – диде Алчәчәк.   
 «Чишмә башы» җыры белән чыгыш ясап, «Иҗади гаилә» номинациясендә икенче урынны алды алар. Беренче урында – Олы Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсе. Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар кызлары Айсылу, Зөһрә һәм Зөләйха татар халык җыры «Әнисә»не башкарды. 
Нәфис сүз осталары да сынатмады. «Сәнгатьле уку» номинациясендә Бәрлебашы һәм Кече Мәме мәктәбе укучылары активлык күрсәтте. 8-12 яшьлекләр арасында Зилә Рәхмәтуллина һәм Олы Кайбычтан Зөһрә Хәмидуллина беренче урынны яулады. Өлкәнрәк укучылардан Һади Такташның «Алсу» поэмасы белән Борындыктан Фирүзә Хуҗина  җиңүгә иреште. Сәнгатьле сөйләме, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән башкалардан аерылып торды ул. 
«Инструменталь ансамбль» номинациясендә Иске Чәчкабтан игезәкләр дуэты – Рамил белән Ранис­ка җитүче булмады – алар беренче. Чүтидә дә өметле музыкантлар үсеп килә, бу авыл мәктәбенең «Моңлы сазым» ансамблен жюри  икенче урынга лаек дип тапты. 
Җыр сөюче укучылар да фестивальгә әзерлек белән килгән. Бу номинациядә дә кечерәк укучылар арасында җиңү Иске Чәчкаб мәктәбендә – «Кәрия-зәкәрия» җыры белән Ралинә Әдиятуллина беренче урынны алды. Өлкәнрәкләрдән Олы Кайбычтан Лилия Шамилованың «Илкәем» җырын, Адилә Сөнгатуллинаның «Кунаклык» мөнәҗәтен зал тын калып тыңлады. Икесенә дә беренче урын бирелде.
«Халык ансамбле» номинациясендә ике «Салават күпере» коллективы катнашты. Берсе – Иске Чәчкабтан, алар беренче урынны алды. Икенчесе – Мөрәледән, бу коллектив – өченче урында. Икенче урында берьюлы ике җиңүче – Кече Мәменең «Ласточка» коллективы һәм Олы Урсакның «Шатлык» ансамбле. Олыраклар арасында Иске Тәрбитнең «Саф хисләр» коллективы беренче урында.
Биючеләр дә сәхнәдә ут уйнатты. «Бас, бас, шома бас» биюе белән «Авыл дэнс» –  беренче урында. Икенчедә – Кошманның «Дуслык» коллективы.
–Март аенда «Без бергә» фестиваленең мәктәп туры узды. Анда җиңдек тә, бүген район үзәгенә килдек, – диде әлеге коллектив биючесе Камилә Гыйниятуллина. – Тау ягы халык­лары биюен интернеттан карап өйрәндек, класс җитәкчебез Гөлшаһидә Сабирова да ярдәм итте. Бу фестиваль безне тагын да берләштерде, төрле халык­ларның мәдәнияты белән таныштык, бик күп сәләтле дуслар таптык.
«Модалар театры» номинациясендә  Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Хозяюшка» коллективы үзе генә катнаш­ты һәм кәгазьдән эшләнгән гаҗәеп матур костюмнары – күлмәк, итәк, жилет, баш киемнәре белән сокландырды.
– Барлык киемнәребез дә кәгазьдән. Һәр костюмга  идеяны үзебез табып, бергәләшеп дәресләрдә, укытучыбыз Светлана Бартязова оештырган түгәрәктә яки буш вакытта ясадык. Моның өчен кәгазьдән тасмалар кисеп, аларны үрдек, шул рәвешле материал барлык­ка килде, – диде Руфина Канашова.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова укучыларның фестивальгә ныклы әзерлек белән килүен, җитәкчеләренең дә күп көч куюын әйтте, киңәш тәкъдимнәрен җиткерде һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Беренче урын яулаучылар фестивальнең 17 апрельдә Апаста үтәчәк зона турында катнашачак. Анда “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсенә һәм “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсына кабул ителгән иң яхшы эшләрне дә алып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев