Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта волонтерлар цифрлы телевидение буенча ярдәм күрсәтәчәк

Кайбычта волонтерларны цифрлы телевидениене кабул итү өчен җиһазлар кую һәм көйләүгә өйрәттеләр. Аларның һәркайсы махсус та-ныклык алды.

Телевизор цифрлы телевидениене кабул итсен өчен нәрсәләр кирәклеген ха-лык¬ка аңлатырга барлык җирлекләрдә дә волонтерлар бар. Бу максатта 37 укытучы өйрәнүләр үтте. Волонтерлар штабы җитәкчесе итеп район мәгариф бүлеге методисты Нина Долматованы сайладылар. 
Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәгенең Тәтеш филиа¬лы цехы начальнигы Венер Мостаев һәм әйдәүче инженер Алексей Но-виков укытты. 
Искәртеп үтәм, Татарстанда 3 июньнән аналог телевидение тапшырулары туктатыла һәм абонентларга цифрлы телевидениегә күчәргә туры киләчәк. Ул вакытта халыкка түләүсез, югары сыйфатлы 20 федераль канал карау мөмкинлеге бирелә. Моңа һәркемгә әзер булырга кирәк, шуңа күрә респуб-ликада ярдәмгә волонтерларны чакырдылар. 
Кайбычның өстенлеге шунда, белгечләр бәяләвенчә, бездә өч куәтле ре-транслятор бар, тапшырулар зонасы 92,28 процент тәшкил итә. Шулай да, җирлекнең рельефы сәбәпле, берничә авыл сигналны авыр алучы зонада ка-ла. 
– Бу проблема билгеле, һәм ул мәсьәлә дәүләт комиссиясе дәрәҗәсендә хәл ителә, – диде Венер Мөхәммәтович. 
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырулар сигналын кабул итүдә проблемалары булган авыллар исемлеген тулыландырды. Курсларны оештыручылар волонтерларга, үзләрендә булган антенналар, приставкалар-ны, кабельләрне кулланып, төрле елларда чыккан телевизорларны цифрлы телевидениегә күчерү ысулларын күрсәттеләр. Презентация дә тәкъдим ит-теләр. 
Беренче адым: кулланылучы телевизион тапшырулар форматын тикшерү. Әгәр телевизор экранында телеканал логотибы белән янәшә “А” хәрефе тор-са, сез аналог телевидение¬дән файдаланасыз. Әгәр телевизор DVB-12 цифр-лы стандартны тота икән, цифрлы форматтагы каналларны карау өчен аны дициметрлы яисә барлык дулкыннар булган антеннага көйләргә кирәк. Әгәр телевизор цифрлы стандартны тотмый икән, ул вакытта антеннадан башка тагын приставка да алырга кирәк булачак. 
– Районда бу җиһазлар белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар, – диде Рәмис Хәялиев. – Халыкка уңайлы булсын өчен,

приставкаларны почта элемтәсе бүлегендә сатачаклар. – Бәлки яңа антенна сатып алырга кирәк тә булмас, башта искесе белән аны төрле биек¬леккә күтәреп, ретранслятор ягына борып, тәҗрибә үткәреп карарга кирәктер. 

ТНВ КАНАЛЫ КАЛАЧАКМЫ? 
– Цифрлы телевидение¬дә ТНВ каналы булачакмы? – дип сорадылар волон-терлар. 
– Татарстан Республикасы Президенты үтенече белән, аналог телевидение бетерелгәндә, ТНВ каналы сүндерелми, аны элекке җиһазлар белән карап булачак. Цифрлы телевидение¬гә күчкәч, Татарстан хәбәрләрен дә карарга мөмкин булачак. “Россия” каналындагы ил яңалыкларыннан соң, Татарстан хәбәрләре башлана. Татарстан телевидениесе тапшыруларын телевизор Чу-вашия түгел, Татарстан аркылы көйләнгән булса карап була. 21 төймәне фе-дераль каналлар рәтенә кертергә дигән сөйләшү күптән алып барыла, – дип җавап бирде Рәмис Хәялиев. 
КИЧЛӘРЕБЕЗ КҮҢЕЛЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН 
Хәзерге вакытка волонтерларның бурычы – тапшырулар сигналы булу-булмавы турында мәгълүмат җыю. Чөнки бер торак пунктта ул төрле урам-нарда булырга яисә булмаска мөмкин. Аналог телевидение кулланучылар, цифрлы телевидениегә күчмәгән очракта, телевизорлары музей экспонатына әверелергә мөмкин. Хәзер кемгә приставка, кемгә антенна сатып алырга кирәклеген ачыклау мөһим. Ә кемгәдер, бәлки, пульт белән генә эш итәргә кирәктер (яңа телевизорларның эчкә урнаштырылган приставкасы бар). 
Цифрлы телевидениегә күчү – дәүләт программасы һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителә. Аның максаты – бу этапта югары сыйфатлы, түләүсез 20 канал күрсәтү. Шунысы мөһим, телевизор каршында күңелле кичләр үткәрү өчен цифрлы телевидениегә күчүне соңгы көнгә калдырмагыз. 

Белгеч киңәшләре: 
– приставканы ике кабель тоташтыра торганын алыр¬га кирәк; 
– заводта эшләнгән, урамга куела торган антенна алу яхшырак; 
– спутник антеннасы (“тарелка”) цифрлы телевидение тапшырулары өчен бармый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев