Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта яңа туган сабыйларның барысына да ТР Президентының бүләге тапшырыла

Район ЗАГСы начальнигы Чулпан Камалиева хәбәр иткәнчә, яңа туган сабыйларына туу турындагы танык­лык алырга килгән барлык ата-аналарга да истәлекле бүләк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре язылган открыткасы тапшырыла.

“Сезне чын йөрәктән гаять сөенечле вакыйга – сабыегыз туу уңаеннан котлыйм! Нәниләре дөньяга килгән вакыттан ата-аналарының тормышында сөенечле һәм күңелле мизгелләр бермә-бер арта. Аның атлап китүе дә, иң җаваплы, четрекле хәлләрдә сынатмавы, дөрес чишелешләр таба белүе дә, ирешкән уңышлары да – барысы да әти-әни өчен зур куаныч, йөз аклыгы, горурлык. Балаларыбызны ватанпәрвәрлек рухында, илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерү – безнең олы бурычыбыз.  Аларның киләчәктә нинди юлдан китүе тулысы белән без бүген биргән тәрбиядән торачак. Сабыегыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен. Гаиләгезгә иминлек һәм матур киләчәк телим”, диелә әлеге открыткада.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев