Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта язгы чакырылыш планы арттырып үтәлгән

Мәгълүм булганча, язгы чакырылышта районыбыздан 29 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылырга тиеш иде.

Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова хәбәр иткәнчә, бу чакырылышта 30 егетне солдатка озатканнар.
Кайбычта армиягә китүчеләрне балалар сәнгать мәктәбе янындагы мәйданда хәерле юл теләп озатып калалар. Егетләрне озатырга әти-әниләре, дуслары да килә. Июльдә армиягә китүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров намуслы хезмәт, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, әти-әниләренә истәлекле бүләкләр тапшыр¬ды. Җәйнең икенче көнендә Олы Кайбычтан Рамил Сафин, Дмитрий Дунаев, Иске Чәчкабтан Рамазан Нигъмәтҗанов, Кече Кайбычтан Ильмир Вахитов, Инсаф Гыйматдинов һәм Бәрлебашыннан Рәдис Сибгатуллин армиягә китте. 6 июльдә әлеге чакырылыштагы егетләрнең соңгы партия¬сен солдатка озаттылар. Бу көнне Хуҗа Хәсән авылы егетләре Сергей Ефремов, Игорь Малов, Илнар Гафуров, Турминскийдан Юрий Данилов, Олы Тәрбиттән Радик Романов, Олы Кайбычтан Руслан Фәизов юлга кузгалды.

фото пресс-служба Кайбицкого района

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев