Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта язгы кыр эшләре дәвам итә

Районыбыз игенчеләре сабан культураларын чәчүне 70 процентка төгәлләде.

Язгы кыр эшләре темплары көннән-көн арта бара. Көннәрнең җылы, коры саклануы чәчү эшләрен тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирә.
14 майга районыбыз хуҗалыкларында планда каралган 30,2 мең гектардагы чәчүлек мәйданының 21,1 мең гектарында эш төгәлләнгән. 16,3 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән, сабан бодае – 9,4, арпа – 5,1, солы – 0,4 мең гектарда игелгән. 2,4 мең гектарда шикәр чөгендере, 1231 гектарда борчак чәчү тулысынча төгәлләнгән.
Игенчеләр уҗым культураларын тукландыруны төгәлләде, 800 гектар мәйданда күпьеллык үлән кырлары тукландырылды. Уҗым культураларын тырмалау 20,2 мең гектарда башкарылса, күпьеллыкларны тырмалау 100 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта 34,9 мең гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган. Механизаторлар язгы кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев